12 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп баруыбызны дәвам итәбез. Бүген, 12 июнь көнне ифтар вакыты - 20.14 сәгатьтә. Иртәгә, 13 июнь көнне, сәхәр 00.45 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.15 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Тукай районы Калмаш авылында Россия көненә багышланган викторина узды
Россия көне уңаеннан Тукай районының һәр авылында бәйрәм чаралары уза. Калмаш авылында исә балалар белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта белемнәрне дә арттырырга ярдәм итә торган викторина узды. Балалар шулай ук тынычлык төшенчәсен чагылдырган рәсемнәрне асфальтка төшерде.
-
Бүген тукайлылар Россия көнен бәйрәм итә
Бүген, 12 июнь көнне, илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Һәр шәһәрдә, һәр районда төрле бәйрәм чаралары, күңел ачулар, флешмоблар оештырылган. Тукай районында бәйрәм Новый поселогының "Мәхәббәт" паркында узды. Туган илгә, туган шәһәреңә, авылыңа, урамыңа карата мәхәббәт хисләре белән тукайлылар Россия көнен бәйрәм итте. Бәйрәм чаралары велойөреш белән башланып китте, паркта...
-
Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан Instagram да ролик урнаштырды
Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россия көне уңаеннан #НаОднойВолнеРФ һәм #яРоссия хештеглары белән ролик урнаштырды. Шунысын да искәртик: Казанда #НаОднойВолнеРФ флешмобы Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы тарафыннан бәйрәм алдыннан игълан ителде. Анда Түбән Новгород, Чиләбе, Волгоград,...
-
Чәчкә: Операция алдыннан яулык ябып йөрдем
Эстраданың популяр җырчысы Чәчкә операция ясаткан. Хәзерге вакытта ул Казанның 12нче хастаханәсендә ята. Җырчының хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык. "9 июнь көнне колагыма операция булды. Моңа күптәннән әзерләндем. Башта бәби көттек, бала тугач, аны имездем. Шулай итеп, операция төрле сәбәпләр аркасында һаман кичектерелде. Соңгы вакытта урамда яулык ябып йөрергә туры...
-
Ач тору хикмәтләре
Узган гасырның иң әһәмиятле ачышы нәрсә? Монголия чүлләрендә, галимнәр исәпләвенчә, диназаврлар моннан 10 миллион ел элек салган йомыркаларны табумы? Үткән цивилизацияләрнең бәһасез шаһиты булган борынгы каберлекләр һәм калалар, язма һәйкәлләрнең казылмаларымы? Реактив самолетлар, телевидение, атом энергиясе, водород бомбасы, компьютермы? Юк! Берсе дә түгел. Бүгенге кешенең иң бөек ачышы - рациональ...
-
Тукайлыларны Россия көненә багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз
Бүген, 12 июнь көнне, Тукай районының Новый поселогы "Мәхәббәт" паркында Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Тукайлыларны тамашага чакырабыз! Һәрбарчабызга да тыныч имин көннәр, бәхет, сәламәтлек насыйп булсын!