12 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районының шәфкать туташлары бәйрәмнәрендә тапкырлыкларын сынадылар
Бүген районның медицина учреждениеләрендә эшләүче барлык шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Районның үзәк больницасында, 58 фельдшер-акушерлык пунктында һәм 5 амбулаториясендә бүген 253 шәфкать туташы хезмәт куя. Бу район сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрнең яртысы дигән сүз. Шәфкать туташларының барысы да диярлек югары кавалификацияле. Шәфкать туташлары көне Россиядә 1993 елдан...
-
«Татарстан» совхозы поселогында балалар тарихны онытмаска вәгъдә иттеләр
«Татарстан» совхозы поселогында ул көнне иртәдән үк музыка уйнады. «Отвага» яшүсмерләр клубы егет-кызлары сакта торды, дип яза урындагы хәбәрчебез Тамара Тузеева. «Митингны җирлек башлыгы Тамара Белова ачты. Бәйрәмдә үз теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина, «Кама-Бекон» җәмгыяте генераль директоры Равил Сәфиуллин, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, КФХ...
-
Югары Байларда үткәннәрне искә алдылар
Югары Байлар авылында бәйрәм чарасын имам-хатыйп Харис хәзрәт үзенең догалары белән ачып җибәрде. Аннары яу кырында һәлак булган авылдашлар рухына дога кылдык һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Тантанага җыелганнарны Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев тәбрикләде. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль монтаж барышында сугыш елларына багыш-ланган тетрәндергеч шигырьләр сөйләделәр....
-
Мәләкәстә Җиңү митингына халык күп килгән иде
Мәләкәстән китапханә мөдире Лидия Фәртдинова да авылда үткәрелгән бәйрәм митингына халыкның бик күп булып килүен билгеләп үтә. Чара бәйрәмгә килүчеләргә Георгий тасмалары тагудан башланды. Аннары Үзәк урам буйлап «Үлемсез полк» үтте. Аннан соң бәйрәмдә катнашучылар хәтер һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Соңрак кунаклар мәдәният йортына мәктәп һәм бакча балалары әзерләгән концертка чакырылды....
-
Мусабай-Завод авылында солдат хатлары укыдылар
Бәйрәм митингы да оешкан төстә үтте. Авылдашларны һәм килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, район вәкиле - хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин котладылар. Митингта тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының урыны түрдән булды. Бәйрәмдә балалар тарафыннан бик эчтәлекле монтаж әзерләнгән иде. Чарага Ташкичү, Кызыл Байрак авылларында...
-
«Минем яраткан дустым» бәйгесе катнашучылары өчен комментарийлар калдыруның бүген соңгы көне
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, финалга чыккан конкурсантларыбыз! Бер айдан артык газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Бәйгене 2 этапка бүлеп ясадык. Май бәйрәмнәрендә финалистларыбыз - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов редакциябезгә...
-
Бәтке авылында «Үлемсез полк» акциясендә 500дән артык кеше катнашты
Бәтке авылындагы бәйрәм тантанасы меңнән артык кешене берләштерде. Авылның мәдәният йорты каршында үткән тантанада яңа гына тәпи баскан сабыйлар да, күпне күргән чал чәчле өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши - Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов. Ләкин ул инде олы яшьтә булу сәбәпле, бүгенге...
-
Товарны тулы комплектта китермәсәләр, тукайлыларга кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Редакциягә Биклән авылыннан Ринат Ширгазин шалтыратты: «Яр Чаллыдагы мебель кибетеннән диван сатып алган идек. Сайлап, акчасын көнендә үк тулысынча түләп кайттык. Мебельне үзләре китерергә вәгъдә бирделәр, көнен әйтеп шалтыратырбыз, диделәр. Өч атна көттек, аннары үзебез шалтыраттык. Дүртенче атна дигәндә мебельне ишегалдына алып килеп бушаттылар. Җыя башлаган идек - детальләр җитми....
-
Ильбухтино авылында Җиңү бәйрәме
Ильбухтино авылында үткән Җиңү бәйрәме парадтан башланды. Аннары халык клубта бәйрәм уңаеннан оештырылган концертка килде. Анда җирле үзешчәннәр белән бергә Яр Чаллының МОДНО эстрада вокал мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады. Соңыннан бәйрәмдә катнашучыларны солдат боткасы ашарга чакырдылар. Халык рәхәтләнеп сыйланды, бер-берсе белән аралашты.
-
Тукай районында балалар бакчаларын кабат җылыта башладылар
Һава температурасы түбән төшү сәбәпле, районның балалар бакчаларында кабаттан җылылык бирә башладылар. Бүгенге көндә барлык бакчаларда тиешле температура хөкем сөрә, дип белдерде «Тукайтеплогаз» предприятиесе директоры Мөсәнниф Ханов. Кирәк дип табылган очракта, без мәктәпләргә дә җылылыкны кушарга әзер, диде ул. Бары тик Теләнче Тамак урта мәктәбендә генә җылылыкны ялгап булмаячак, чөнки...