12 май 2016 яңалыклары
-
Бикләндә «Ана догасы» дип исемләнгән тамаша күрсәтелде
Быел бөтен татар җәмәгатьчелеге һәм тугандаш төрки халыклар бөек Тукаебызның 130 еллыгын зурлап билгеләде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Тукай туган көндә ел да шигырь бәйрәмнәре, Тукай бәйрәмнәре үтә иде. Быелгы чарабызга авылыбызның мәктәп укучылары да зурлап әзерләнделәр. Бәйрәм чаралары мәктәп бинасында гына калмыйча, Биклән авылының мәдәният йортында әти-әниләргә һәм авылдашларга...
-
Тукаебызны зурлап
Чаллы төбәгенең язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар: Рәшит Бәшәр, Рахман Шәфигуллин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова һәм шулай ук Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Тукай һәйкәле янына килеп, бөек шагыйрьгә булган тирән хөрмәтләрен үзләренең шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәкләр куйдылар. Көн буе барган бәйрәм программасында...
-
Ак чәчәкләр – күңел сафлыгы
Иректаң авылына килеп кергәч, чисталыгына, төзеклегенә исең китмәле. Биредә бик тырыш, пөхтәлекне яратучы кешеләр яши. Янәшәдәге урман табигате, аллы-гөлле чәчәкләр матурлыгы кешеләрнең үзара ягымлы мөнәсәбәтендә күренә. Шушы авылда Мөдәрис Кәримовлар гаиләсе белән таныштым.
-
Сызып җибәр гармуныңны!
Аны 60 яшьләрен күптән узганнар да үзләренең укытучылары итеп тануларын ишетеп гаҗәпләнгән идем инде. Соңыннан гына белдем: Мирзаһитны башлангыч сыйныфларда укыганда ук җыр дәресләрендә гармунда уйнарга йөртә башлаганнар икән. Җыр укытучысы Әзһәрия апалары мандолинада уйнаган, ә Мирзаһит исә гармунда сыздыра торган булган.