10 октябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак
Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь...
-
ЧАЛЛЫ КЫЗЫ АЙГӨЛ ГАЙСИНА "ВЕЧЕРНИЙ УРГАНТ" ТАПШЫРУЫНДА "ТАТАРИН" ҖЫРЫ БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАГАН
Тапшыруда АИГЕЛ төркеме үзенең "Татарин" җырын тәкъдим иткән. intertat
-
КАЙМАКТАН ЧИЗКЕЙК (РЕЦЕПТ)
Бик җайлы һәм вакытны күп алмый торган чизкейк рецептын тәкъдим итәм. Ясау өчен күп вакыт кирәкми, ә әзер булганын көтәргә кирәк булачак. Кичтән әзерләп төнгә суыткычта калдырсагыз яхшырак. Эш тизрәк барсын өчен беренче эш итеп желатинны эретеп суытырга куярга, аннары чизкейкның нигезен ясап суыткычка куярга, соңыннан эчлек ясарга, желатин да...
-
Гөлгенә Исрафилова – Картаям дип әйтмик әле, һәр туар көннең кадерен белеп яшик
Гомернең дә була мизгелләре Бала-чагы, яшьлек-картлыгы, Тик кайтарып булмый үткәннәрне Истә кала бары хәсрәте һәм шатлыгы. Шушы сузләр белән башлап җибәрдем үземнең чыгышымны әле күптән түгел генә үткән «Супер-әби» бәйгесендә. Гомер көзләре җитеп, салкын көзге көннәр башланганда, йөрәкләрне җылытырдай мондый күңелле чаралар үткәрү үзе бер куаныч икән. Өлкәннәр атналыгы уңаеннан...
-
«Көзге муллык» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды!
Газета сайтында ай дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган «Көзге муллык» конкурсы барды. Барлыгы 19 катнашучы үзләренең төрледән-төрле фотоларын җибәрде, алар һәрберсе сайтта һәм газетада чыгып барды. Конкурсыбызның химаячесен Кнәз авылы клуб җитәкчесе Тамара Тузеева тәкъдим итте. Аның матди ярдәме белән супербүләк - аш-су әзерләүдә бик кирәкле...
-
Тукай районы Таулар авылында гомер итүче Гөлсем Хәлимова 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
Районыбызда зур юбилеен билгеләп үтүче райондашларыбызны тәбрикләү күркәм традициягә әйләнде. 7 октябрь көнне Таулар авылында туып-үскән хөрмәтле кешебез - тыл ветераны Гөлсем Хәлим кызы Хәлимовага 90 яшь тулды. Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов...
-
10 октябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 10 октябрь көнне, Тукай районында күк йөзендә бер болыт та күренмәс. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 12 градус җылы, төнлә +2 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, яңгыр явуы көтелми, ә менә пәнҗешәмбе көнне синоптиклар явым-төшем вәгъдә итә.