10 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп баруыбызны дәвам итәбез. Бүген, 10 июнь көнне ифтар вакыты - 20.13 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.46 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.14 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
11 июньдә республикада яшен булырга мөмкин
Республикада максималь һава температурасы +20..+25 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда - томан. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җил көчәергә мөмкин. Төнлә иң түбән температура +9..+14, көндез иң...
-
Намаз — сәламәтлек чыганагы
Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп...
-
Алсу Фазлыева: Яңа клип ир-атларга аеруча ошар дип уйлыйм
Алсу һәм Азат Фазлыевларның "Гөрләп кирәк яшәргә" җырының клибы тиз арада популярлашып киткән иде. Җырчылар аңа алмашка шулай ук кызыклы булырдай клип әзерли. Алсу клип ир-атларга аеруча ошаячак, дигән фикердә. "Яратам сүзсез генә" җыры бик тиз язылды. Сүзләрен - Мәдинә Гыйнияутуллина, көен Илнар Гыйльманшин иҗат итте. Җырның эчтәлеге, мәгънәсе үзенчәлекле:...
-
Тәмәке төтене үлемгә китерә
Тәмәке тартучыларның күпчелеге аның зарарлы икәнен яхшы белә, әмма төтененең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап җиткермиләр. Анализлап карасаң, тәмәке тарту ахыры күңелсез тәмамлана торган төп өч төрле авыруга китерә. Алар: үпкә рагы, хроник бронхит, эмфизема (органнарда һава тупланып калудан туган авыру) һәм коронар авыру.
-
Нинди мәсьәләгә кагылсаң да, закон яклый безне
Сорау: «Мин Тукай районында яшим. Бер ай элек миңа 2нче төркем инвалидлык бирделәр. Газета аша шуны беләсем килгән иде: инвалидлар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә нинди ташламалар бар?». Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә. Инвалидларга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә ташламалар 1995 елда чыккан «Инвалидларны социаль яклау турында»гы 181нче Федераль законда гарантияләнә....
-
Район газетасы безне берләштерә һәм дуслаштыра
Борды авылында яшәүче пенсионер апалар Тамара Кузьмина, Вера Рамазанова һәм Мария Мансурова әнә шулай диләр. «Без барыбыз да район басмасы белән 40 ел бергә инде. Алай гына да түгел, район Тукай исемен йөртә башлаганчы «Коммунизм байрагы» исеме белән чыкканына да языла идек. Без өлкәннәр газета укырга ияләшкән, бик кирәкле рухи...