9 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп баруыбызны дәвам итәбез. Бүген, 9 июнь көнне ифтар вакыты - 20.12 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.47 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.13 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Тонналап помидор үстерүче Рөстәм Харисов: "Бакчама күгәрчен тизәгеннән башка тирес керткәнем юк"
Кемдер җир ашы буларак сыер-сарык тизәген, кем атныкын өстен күрә. Берәүләр фәкать тавыкныкын җыя. Азнакайда яшәүче Рөстәм Харисов исә күгәрчен тизәген генә кертә бакчасына. Файдасы әйтеп бетермәслек ди. Бакчачы күп еллардан бирле помидор бизнесы белән шөгыльләнә. 18 сутый җирдә томат үстерә ул. Рөстәм Харисов белеме буенча автомеханик, соңрак читтән торып...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең алтынчы катнашучысы
«Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Буш вакытларымда ашарга пешерергә яратам. Балаларым әле хәзер дә иртән уянып китүгә өйдә тәмле-тәмле кабартмалар исе була иде дип, яратып һәм сагынып искә алалар. Бөтен нәрсәне дә пешерә беләм...
-
Рифкат Салих улы Салихов
Кинәт яшен суккандай авыр хәбәр җаннарны тетрәндерә. Арабызда яшәп, район хуҗалыгын, бигрәк тә терлекчелек тармагын үстерүгә бөтен көчен, белемен һәм сәләтен багышлаган, озак еллар районның һәм хуҗалыкларның баш ветеринария табибы булып эшләгән оста оештыручы һәм белгеч Рифкат Салих улы Салихов арабыздан китеп барды. Рифкат Салихов 1937 елның 28 ноябрендә Күзкәй...
-
Конфедерацияләр Кубогы вакытында 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк
Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән. Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәсендә. "Тәртип сагындагылар саны Универиада вакытындагыга...
-
Картая белми ул йөрәк
Гомерен гаять игелекле эшкә - кеше сәләмәтлеген кайгыртуга, авыруны сихәтләүгә багышлаган һөнәр ияләренә сокланам мин. Авылдашым, табиб Таһир Харис улы Шәйхетдинов шундыйларның берсе. Ут күршебез иде. Малай чактан яхшы беләм. Йомыш төшеп, бер-беребезгә кереп йөри идек. Таһир абый күп яктан үрнәк, аңа охшарга тырышып үстек. Гармунчы булудан тыш, бик яхшы...
-
Чираттагы «Тоннель» операциясе дүшәмбе көнне үткәреләчәк
Киләсе дүшәмбедә, 12 июнь көнне, район ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында Яр Чаллы - Водозабор юлының беренче километрына рейдка чыгачаклар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәчәкләр. Искә төшерәбез, мондый төр хокук бозу белән беренче мәртәбә эләгүчеләр 30 мең сум штрафка...
-
“Мин иң тырыш хуҗабикә“ бәйгесенең 7 нче катнашучысы
Рамазан айларыбыз мөбарәк булсын. Мин Тукай районы Таш-Кичү авылыннан Гимаева Әлфиназ булам. Авыл советында техник хезмәткәр булып эшлим. Минемчә, һәрбер хуҗабикә тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Шулай ук мин дә үземнең гаиләмне төрле тәмле ризыклар белән сөендереп торам. Безнең әни уразада булгач, аеруча да аңа дип төрле ашлар пешерергә тырышам....
-
Район хуҗалыклары алдына бүгеннән үк терлек азыгы әзерләүгә керешү бурычы куелды
Сишәмбе көнне район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлегенә карау-кабул итү оештырылды. Техниканы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының хезмәт саклау бүлекчәсе мөдире Айдар Сәлахов һәм «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча филиалы җитекчәсенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...
-
Бүген һава торышы тукайлыларны нәрсә белән сөендерер
Бүген, 9 июнь көнне, һава торышы тукайлыларны җылы көн белән сөендерер. Көндез температура +18 градус җылы булачак. Яңгырларсыз да булмас, синоптиклар шулай фаразлый. Иртәгә көн тагын да җылырак, 19 градус булыр дип көтелә. Иртән кояшлы, көндезге сәгатьләрдә яңгыр явачак.
-
Сатып алыначак ризыкны татып карау уразаны бозамы? Уразада нинди эшләрне икеләнүсез башкарырга ярый?
Ураза тоткан кешенең нинди эшләре уразасын бозмый? Бу сорауга җавапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирде. Уразаны бозмый торган гамәлләр: - сатып алыначак ризыкны татып карау; - балага ризык чәйнәп бирү; - күзгә сөрмә тарту; - мисвәк белән тешләрне пакьләү; -...