8 август 2017 яңалыклары
-
Хәтер яхшырту ысуллары
1. Алфавит тәртибендә һәр хәрефкә бер сүз уйлагыз. 2. 10 яисә 20хатын-кыз исемен янәшәсенә тәртип саны куеп әйтеп чыгыгыз. (Алсу -1, Бәрия - 2...) Бу күнегүне ирләр исеме белән дә башкарып була. Аннары шуларны яңадан кабатлап чыгыгыз. 3 Җиләк-җимеш, яшелчә исемнәрен алфавит тәртибендә әйтегез (алма, баклажан, виноград...) Шул ук тәртиптә...
-
Иске Җирекле авылында “Рәхмәт“ акциясе узды
Тукай районы Иске Җирекле авылында милли бәйрәм Сабан туен оештыруда ярдәм иткән авыл халкына рәхмәт белдерделәр. Шушы исемдәге акцияне җирле "Дуслык" күпфункцияле үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова оештырды. авыл халкына зур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен химаячеләрнең үзләренә дә истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.
-
Тукай районында “Иң яхшы ишегалды“ конкурсында катнашучыларны жюри бәяли башлады
Бүген Тукай муниципаль районы башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә төзелгән махсус комиссия "Иң яхшы ишегалды" конкурсында катнашучыларның ишегалларын карап йөрү, аларны бәяләү эшен башлап җибәрде. Ике гаилә - Клементьевлар, Утяшовлар гаиләсе хуҗалыкларында инде булып кайттылар. Укучыларыбыз игътибарына ишегалдын бизәүдә төрле матур һәм катлаулы булмаган идеяләр белән танышырга...
-
Гөлназ Асаева ни өчен Ришат Төхвәтуллин белән җырлаган?
Халыкны аңламассың: әле күптән түгел генә җырчы Гөлназ Асаеваны Элвин Грейга "кияүгә биргәннәр" иде. Инде хәзер Ришат Төхвәтуллин белән ярәштереп куйдылар. Гөлназ үзе бу хакта ниләр уйлый икән? - Гөлназ, утсыз төтен булмый, Ришат белән синең турындагы имеш-мимешләр каян барлыкка килде? - Туймазы районында узган концертыма Ришат гаиләсе белән килде....
-
08.08. датасына Тукай районында һава торышы
Бүген - 8 август көнне, Тукайрайонында көн дәвамында болытлы. Көндез яңгыр да яварга тиеш. Тик кич җитүгә ул туктарга тиеш. Һава температурасы көндез 20 градус җылы, төнлә +16 градус. Җил тизлеге секундына 4 метрага кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә болытлы, бөрсекөнгә кояшлы, ә җомга көнне яңгыр.