8 июнь 2017 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев яңа автомобиль алган ФОТО
Инстаграмындагы яңа фотосы астына шулай дип язып куйган Фирдүс. Аз дигәндә, меңләгән комментарий җыелган инде. Арасында "Мине шофер итеп ал әле", "Хатының ояламы утырырга бу машинага, ник ул юк?" дигәннәре дә бар, дип яза Матбугат.ру порталы. Күрүегезчә, авто шәп, ерак бара торган))) Юмор хисе чиксез булган җор телле җырчы юк...
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Бүген Рамазан аеның 13 нче көне. Кояш баюга 14 нче көне башлана. 8 июнь көнне кояш 20 сәгать 11 минутта бата, бу авыз ачу вакыты. Иртәгә, 9 июнь көнне, кояш 2.47 сәгатьтә чыга. Сәхәр вакыты кояш чыгуга кадәр 2 сәгать алдан төгәлләнә, ягъни 0 сәгать 47 минутта. Иртәгә ифтар вакыты...
-
Тукай районында балалар китап ярдәмендә табигатьне сакларга өйрәнә
... Синең алдыңда - китап. Ул әле өр-яңа, бик матур, шундый серле. Аның битләрен ачкач ниндидер серле дөньяга эләгерсең төсле. Сокланып кына битен ачасың... һәм сихри тирәлеккә кереп китәсең. Ул синең дустыңа, ярдәмчеңә, киңәшчеңә әйләнә. Балаларда хайваннарны ярату , табигатькә сак караш уяту максатыннан китапханәдә "Кызыл калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүче...
-
Тукайлылар “Халык контроле“ аша акча эшли ала
ТР дәүләт хезмәтләре порталы кулланычулары Татарстан территориясендә этил спирты, составында алкоголь, спирт булган продукция җитештерү яки әйләнеше сферасы законнары бозылу турында хәбәр итеп акча ала ала. Түләү күләме 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр. Акча бары тик закон бозу очрагы расланса гына түләнәчәк. Әлеге хәбәрләрне берничә категория буенча җибәрергә була:...
-
Тукай районы мәктәпләрендә имтихан сынауларының кызган чоры
Бүген Тукай районы мәктәпләренең 283 чыгарылыш 9 нчы сыйныф укучысы химия, география һәм җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы тапшыра. Круглое Поле поселогы мәктәбендә хәзерге сәгатьләрдә сынау бара. Мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Исаев әйткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына укучылар уку елы дәвамында зур тырышлык белән әзерләнде, шулай ук...
-
Сәүдәгәрләрчә карабодай (рецепт)
Ингредиентлар: 300 грамм сыер ите, шул ук күләмдә карабодай, 200 грамм гөмбә (ниндие булса да ярый), 1 кишер, 1 суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 чәй калагы шикәр комы, тәменчә укроп, кара борыч, тоз. Эш тәртибе: Кәстрүлдә яки тирән табага үсемлек мае салып итне...
-
Бүген Тукай районында янәдән яңгырлар
Бүген, 8 июнь көнне, Тукай районында болытлы һава торышы. Көндез һәм төнге сәгатьләрдә яңгырлар көтелә. Һава температурасы 10-13 градус җылы. Иртәгә исә синоптиклар 18 градуска кадәр җылыначак дип фаразлый. Яңгыр явуы көтелә, тик кояш та сөендерәчәк. Имин көннәр, яхшы кәефләр телибез сезгә!
-
Яшь гаиләләр арасында иң яхшы хуҗалыкны билгелиләр
Районда «Яшь парларның иң яхшы ишегалды-2017» дигән конкурска старт бирелде. Бәйгедә йорт төзеп, үз хуҗалыклары белән яшәүче, шулай ук район территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында, предприятиеләрендә эшләүче яшь парлар катнаша ала. Бер гаилә әгъзасының 35 яшькә кадәр булуы шарт булып тора. Бәйге ике этапта үткәрелә: беренче этап авыл җирлекләрендә 10...
-
Ютубта 4 миллионнан артык карау җыйган җырчы Фларид Минкаһиров: "Мин Элвин Грейның фанаты түгел"
Үз тыңлаучыңны булдыру өчен көн-төн сәхнәдә булмасаң да, радио-телевидение аша тамашачыга барлыгыңны белдереп тормасаң да була. Чаллыда яшәүче җырчы Фларид Минкаһиров моның шулай булуына ачык мисал. Интертат электрон газетасы cезне сәнгать дөньясыннан үзешчәннәр белән таныштыруын дәвам итә. "Мин алардан башка яши алмыйм" Үзе җырлап, үзе гармунда уйнаучы Фларид Минкаһиров Оренбург...