7 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп барабыз. Бүген, 7 июнь көнне ифтар вакыты - 20.10 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.48 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.11 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Чаллы шәһәрендә боз яуды
Иртәнге кояш хәйләкәр генә елмайды да, үзе кереп качты, бозлы яңгырын җибәрде. Яр Чаллының Яңа шәһәрендә хәтта трамвайлар да туктаган. Яңгыр Тукай районын да читләтеп узмады. Социаль челтәрләрдә болытлы күк йөзе фотолары да пәйда булды. Әлеге фотода Бәтке авылы.
-
Районын хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының 2017 елгы сезонга әзерлеген бәяләделәр
Бүген район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлегенә смотр-конкурс узды. Техника әзерлеген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының хезмәт саклау бүлекчәсе мөдире Айдар Салахов һәм «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитекчәсенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хабибуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре...
-
Борды укучылары асфальтка рәсемнәр ясады
Борды мәктәбендә дә Балаларны яклау көненә төрле чаралар уздырылды. Мәктәп укучылары «Бәхетле балачак» дип исемләнгән асфальт рәсемнәре конкурсында көчләрен сынап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатмалы! Нинди генә рәсемнәр, әкият геройлары ясамадылар алар. Соңыннан исә бөтен кеше гөр килеп кече Сабан туе үткәрде. Монда теләге булганнар спорт ярышларында катнашты, төрле призлар отты....
-
Яңа Бүләк авылы кечкенәләре спорт уеннарында көч сынашты
Туган ягыбызга сагынып көткән җәй аяк басты. Җәй ул бәйрәмнән башлана. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Яңа Бүләк авылы «Сәйлән» балалар бакчасында гөрләп үтте. Нәниләр өчен нинди генә кызыклы спорт уеннары оештырылмады! Алар кашык белән су да ташыдылар, капчык киеп тә йөгерделәр, күз бәйләп җиләк-җимешләр дә җыйдылар, зур...
-
Кнәзлеләр кызыклы викторинада катнашты
Бәйрәм көнне Кнәз авылының мәдәният йорты территориясе чын сихри аланга әйләнде. Җирлек сабыйлары өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус программа әзерләде. Балалар төрле уеннарда актив катнашты, спорт чараларында үз-үзләрен сынап карады. Ә китапханә хезмәткәрләре «Әкиятләр буенча сәяхәт» дип исемләнгән кызыклы викторина үткәрде. Бәйрәм ахырында һәр сабыйга иганәчебез Хуршед Муродов биргән тәмле...
-
Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды
Бүгенге көндә районда 18 яшькә чаклы 149 инвалид бала бар. Мәләкәс авылында узган зур бәйрәмгә барысы да килә алмаган, билгеле. Сабан туенда 130дан артык сабый катнашты, шуның 70е - физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр.
-
Тукай районында яшьләрдә тәмәкегә тискәре караш тәрбиялиләр
Тукай районы Күперле авылында "Без тәмәке тартуга каршы" акциясе узды, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге. Яшүсмерләр тәмәке тартуның кеше организмына һәм тирә-юньгә салган зыяны, шулай ук тәмәкегә яшерен рекламаның йогынтысы турында презентация карадылар. Әлеге чарадан соң яшьләр тәмәкене беркайчан да үзләре тартмау гына түгел, ә туганнары, танышларына да тәмәкегә...
-
Иң кадерлесе – өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре һәм изге догалары
«Әби-бабайларның догалары белән яшибез», - диләр авылларда ялгыз өлкәннәрне тәрбияләүче социаль хезмәткәрләр. Чыннан да, бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Ә бу һөнәр ияләре ул сүзне көненә әллә ничә мәртәбә ишетәләр. Әнә шушы изге эшне үзләренә гомерлек юлдаш итеп сайлаган затлар иртәгә, 8 июньдә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
-
Мөфти мобиль кушымта аша сорауларга җавап бирә
Halalguide - мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта. Хәзер теләге булган һәркем Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Halalguide кушымтасы аша үзенең сорауларын бирә ала. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Halalguide - мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта. Мөфтигә сорау бирү өчен әлеге кушымтаны телефонга күчерү һәм "Имамга...
-
"Аксу" студиясе Илфак Шиһапов истәлегенә багышлап ВИДЕО эшләгән
30 маейда күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан китте. Аксу-ТВ студиясе аның истәлегенә багышлап үзәкләрне өзә торган ВИДЕО эшләгән:
-
Чәй янына баллы пәхләвә рецепты
Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, шикәр комы өстәп болгаталар. Җәймәләрнең һәркайсын эреткән атланмай белән майлап, өсләренә...
-
Бүген тукайлыларны кояшлы күк йөзе сәламли
Бүген, 7 июнь көнне, Тукай районында җылы һава торышы. Иртәнге якта кояш елмая, төшкә таба исә синоптиклар "зарыгып көткән" яңгыр вәгъдә итә. Температура көндезге сәгатьләрдә +16 градус, ә төнлә исә 6-9 градус җылы булыр дип фаразлана. Һаваның чагыштырмача дымлылыгы 66 процент. Иртәнге кояш кебек елмаеп яшик, дуслар!