7 февраль 2017 яңалыклары
-
Тукай районында әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр уздырылды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Быел 9 нчы һәм...
-
Җөмһүриятебез дәүләт гербына – 25 ел
Бүген, 2017 нче елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Гербы кабул ителүгә 25 ел тулды. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар...
-
Тукай районында бадминтон ярышы узды
«Яшьлек»спорткомплексында бадминтон буенча Яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. 1 нче төркем -2008 нче һәм бәләкәйләр, 2 нче төркем-2006 -2007, 3нче төркем 2006-2007, 4 нче төркем 2004-2005 нче елгы һәм яшьрәк егетләр-кызлар арасында шәхси команда ярышлары үткәрелде. Көч сынашуда Кенәз, Биклән, Суыксу, Бәтке мәктәбеннән укучылар катнашты. 4 төрле яшь категориясендә...
-
Тукай районы яшьләре мини футбол беренчелегендә катнашты
Новый поселогында Тукай районы яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә егетләр һәм кызлар арасында мини футбол буенча ярышлар узды. Анда 45 кеше катнашты, ярышлар бик мавыктыргыч һәм актив узды, дип хәбәр итә муниципаль районның рәсми порталы.
-
Эчке эшләр министрлыгы "ТФБ-Финанс" директорын кулга алу турында комментарий бирде (+ВИДЕО)
Оешма офисында тентү уздырылган, эш документлары кулга алынган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы акча урлауда шикленелүче «ТФБ-Финанс» директорын кулга алу буенча комментарий бирде. Исегезгә төшерәбез, «ТФБ Финанс»ка карата «Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бүгенге көндә Татарстанның эчке эшләр органнарына акча урлау турында 100дән артык гариза алынган....
-
Акчалар урлауда шикләнелүче “ТФБ Финанс” директоры кулга алынган
Беренчел исәпләүләр буенча, кертемчеләргә килгән зыян 90 миллион сумнан артык Кичә, 6 февральдә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ышанып идарәгә тапшырылган акчаларны урлауда шикләнелүче «ТФБ Финанс» директоры кулга алынган, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Оешманың офисында тентү үткәрелгән,...