6 июль 2017 яңалыклары
-
Игътибар! Социаль челтәрләрдә Сабан туен күчергәннәр, ә бүгенге көнне 1 апрель дип игълан иткәннәр
Җәмәгать! Сезнең белән бик мөһим яңалык уртаклашабыз! Һава торышының бик "уңай" килүе сәбәпле, бүгенге көнне 1 апрель дип игълан иткәннәр, указына шушы секундларда кул куелып ята, ди. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гидрометеорология үзәге Яр Чаллы шәһтренең Сабан туен да күчереп куйган икән. Ул 8 июль көнне түгел, ә...
-
Бәлеш пешерәбез
Камыр өчен: 1 стакан чистартылган көнбагыш мае, 1 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, тоз, бер чеметем чәй содасы, он. Эчлек өчен: 500-600 г сыер һәм каз яки үрдәк ите, 7-8 бәрәңге, 3 суган, тоз, борыч. Эчлек өчен ит, чистартылган бәрәңге һәм суганны шакмаклап турарга. Тоз һәм борыч сибеп, болгатып куярга....
-
Шилнәбашлылар наркотикның үлемгә китерүен күрсәткән спектакль карады
Шилнәбаш мәдәният йортында наркотикларга каршы көрәш темасына багышланган чара узды. Башта алып баручы наркотик матдәләрнең зыяны, аларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләде. Әңгәмәдә тамашачылар да катнашты.
-
Яшьнәү, күкрәүләргә тиң гомер
Олуг юбилее алдыннан гына, язмыштыр инде, Кече Шилнә авылының мөхтәрәм кешесен, күп еллар «Камский» хуҗалыгының баш зоотехнигы Миннетаһир Муллахмәтовны район үзәк хастаханәсенә салдылар. Заманында көне-төне белән хисаплашмыйча эшләгән, фермадан кайтып кермәгән белгечнең теге яки бу авыруны аяк өсте генә үткәргәнлектән, монысы өйдәгеләр арасында шактый мәшәкать тудырды. Аяклары гөбедәй шешеп, урамга...
-
Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем
Илсөя Бәдретдинованы интервьюга чакыруның төп сәбәбе - соңгы арада популярлыгы артуы. Илсөя иҗаты аша халык мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов турында хәтирәләрен яңарта, күпләр Илфак Шиһаповны үзләре өчен яңадан ачты, күпләр - моңарчы бөтенләй кызыксынмаган кешеләр - Илфак Шиһаповны белделәр. - Илсөя, сезне интервьюга чакыру табигыйдер, чөнки сез Илфак Шиһапов белән...
-
“Мин иң тырыш хуҗабикә“ бәйгесенең җиңүчесе – мультиварка иясе билгеле булды
"Якты юл" газетасының рәсми сайтында бер ай дәвамында "Мин иң тырыш хуҗабикә" дигән бәйге барды. Район авыл җирлекләреннән 10 катнашучыбыз безгә үзләренең фотоларын һәм рецептларын җибәрде. Җиңүчеләр исә, башка конкурсларыбыздан аермалы буларак, бары тик комментарийлар аша гына билгеләнде. Бүләгебез дә шәптән - абсолют җиңүчегә иганәчеләребез Минталип Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар...
-
Тукай районында һава торышы – кайчан аязыр
Бүген, 6 июль көнне, Тукай районында иртән яңгыр, көндез яңгыр һәм төнлә дә яңгыр. Һава температурасы 14 градус җылы, кичен +11 градус булыр дип көтелә. sinoptik.com сайты фаразына караганда, күк йөзе иртәгә төнгә генә аязачак, тик озакка түгел, бөрсекөнгә тагын яңгыр.