6 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп барабыз. Бүген, 6 июнь көнне ифтар вакыты - 20.09 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.48 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.10 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Уены-чыны бергә: Быелгы печән өсте
Табигатьнең һәр көненнән ямь табып, тәм табып яшик, дуслар! Елмаюыбыз белән күңел күгебезне яктыртыйк! Фото социаль челтәрдән алынды
-
Илфак Шиһаповның кызы Заринә: "Син шалтыратмыйсың, ә мин һаман көтәм"
"Мин үземнең әтием белән горурланам!" - дип кычкырасым килә, диде Заринә әтисен озатканда. Ул бу сүзләрне әйткәндә ир-атларның да күзләренә яшьләр килде кебек. Бүген Заринә әтисе Илфак Шиһапов истәлегенә язган хатны тәкъдим итәбез. Аны да күз яшьләрсез укып булмый... Нәрсә соооң..(с) Кич саен сәгать сигезләрдә ул шалтырта иде. Юк-барны сөйләшеп...
-
Киләсе эш атнасы дүрт көнлек була
Җомга кыска эш көне булырга мөмкин. Россия көненә багышланган (12 июнь) өч көнлек ял алдыннан (10 июньнән 12 июньгә кадәр, ул көнне дә кертеп) эш бирүче җомга эш көнен гадәттәгедән кыскарак итәргә хокуклы. Ә киләсе эш атнасы дүрт көнлек кенә - 13 июнь сишәмбедән - җомгага, 16 июньгә кадәр, ул...
-
“Айфара”ның элеккеге солисты: “Алдакчылар кармагына эләгеп, бер кат кием белән, йортсыз калдык”
Рамил Кадыйров исеме җыр-моң яратучыларга шактый таныш. Аны күпләр легендар "Айфара" төркемендә җырлап йөргән чагыннан ук белә. Шулай ук ул хатыны Алсу белән дә иҗади тандем тудырган. Алар халыкка Рамай һәм Назлыгөл исеме белән дә билгеле. Байтак еллар Җәвит Шакиров төркемендә эшлиләр, Илшат Вәлиев белән йөриләр, үзләре генә аерым да...
-
Тукай районы эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларны бизнес-омбудсменга бирә алачак
14 июнь көнне сәгать 10да Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы уза. Очрашуны республиканың бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов оештыра. Утырышка Минзәлә, Актаныш һәм Тукай районы эшмәкәрләре дә чакырыла. Алар үзләрен борчыган сорауларны хакимият органнары җитәкчеләренә бирә алалар. Күтәрелгән мәсьәләләр Советның 2017-2018 елгы эш планына кертеләчәк.
-
Бүген Тукай районында яңгыр явармы, юкмы
Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген Тукай районында көннең икенче яртысында яңгыр явуы көтелә. Кулчатырларыгызны алырга онытмагыз. Һава температурасы +10 градуска кадәр. Җил юнәлеше көньяк-көнбатыш, көньяк, талгын. Көндезләрен секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җылырак киенегез, үзегезне саклагыз. Фото aramiskim.ru
-
Тукай районы балалары Пушкин туган көнендә россиякүләм акциядә катнаша
Бүген бөтен ил буенча Пушкин туган көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Тукай районы «Татарстан» совхоз поселогы балалары да «Шагыйрьне котла» россиякүләм акциясенә кушылды.
-
Тукай районында бер көндә бер үк урында өч исерек тоткарланды
Кичә район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре ТР Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 19 гыйнварында кабул ителгән 11-р карары кысаларында махсус рейдка чыктылар. Ике экипаж көн дәвамында Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино авылларында, Яңа поселогында һәм Яр Чаллы - Водозабор юлында торды. Чара барышында исрек хәлдә руль артына утырган өч...
-
Кәбестә бөккәне
Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып, ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Духовкада пешерәләр һәм майлыйлар. Эчлек: кәбестәне вак кына турыйлар, тоз сибеп, кул белән уалар, суын сыгалар. Аннары кәбестәгә каты итеп...