4 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга телеграмма юллады
Россия Президенты билгеләп үткәнчә, академия илебездә ислам дини мәктәбе традицияләрен торгызуны максат итеп куя. Россия Президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнашучыларга котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кадерле дуслар! Сезне зур, истәлекле вакыйга - Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе ачылу белән котлыйм....
-
Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды
Академиядә 27 магистрант һәм 9 докторант белем алачак. Бүген Болгар ислам академиясе укучылары студент билетлары алды. Билетларны уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм академиянең президенты Камил Исхаков тапшырды. Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент кабул ителде. Аларның 27се магистратурага 9ы докторантурага кабул ителде. Магистрантлар 3 мең сум стипендия...
-
Тукай районы аграрийлары бәрәңге алуга кереште
Тукай районы басуларында бүгенге көнгә 28 мең 847 гектар мәйданда ашлык суктырылган, дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. 108 мең 500 тонна ашлык урылган. Уңышның район буенча уртача күрсәткече - 37,6 центнер. Кыр эшчәннәре алдында хәзерге вакытта тагын 15 мең 600 гектар мәйданны суктыру бурычы тора, бу...
-
Тукай районы Кнәз авылы мәктәбендә “Белем иленә төп маршрутыбыз“ тантаналы линейкасы узды
Тамара Тузеева фотолары
-
"БУ ҖЫРЫҢ БЕЛӘН ҮТЕРДЕҢ МИНЕ!" ИЛҺАМ ШАКИРОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР
"Андый кешеләр бу дөньяга бер киләләр дә, алдагы буыннар өчен бөтенләйгә калалар". Бу сүзләр - Илһам Шакиров турында. Үзенең иҗаты белән ул татар халык җырын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде. Нәкъ менә аның беренче булып республиканың иң югары бүләге - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына лаек булуы очраклы түгел. Илһам...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 4 сентябрь көнне, Тукай районында иртәдән кичкә кадәр болытлы һава. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 17 градус җылы, төнлә + 11 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр тизлектә. sinoptik.com сайты фаразлаганча, якындагы өч көндә яңгыр явуы көтелми, иртәгә болытлы, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе аязучан болытлы һава.