3 октябрь 2017 яңалыклары
-
«Безнең дә бар иде яшь чаклар»... Сәмәкәй авылы өлкәннәре бәйрәм чарасында җырлап та, биеп тә күрсәттеләр (фото)
Абыстай, мөгаллимә Рәмилә Салихова өлкәннәргә ихлас теләкләрен җиткерде. «Сәмәкәйлеләр бик тәртипле, киң күңелле, биредә бик тату халык яши», - дип сөйләде ул. Узган бәйрәмдә сәмәкәйлеләрне котлап, 87 яшьлек Мәзлүмә әбекәй «Олы юлның тузаны» дигән җырны башкарды.
-
Андрей Кузьмин: Без иң мөһимен эшләдек – Татарстандагы мәгълүмат чараларын саклап калдык
Татарстанга гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнергә башка төбәкләрдән киләләр. Кичә, 1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил...
-
Күзкәй авылында агач утырту көне узды
1 октябрь - Өлкәннәр көне, шулай ук Экология елы уңаеннан һәм Күзкәй авылы спорт мәйданчыгын яшелләндерү максатыннан, Тынычлык урамында яшәүче ветераннар һәм балалар спорт мәйданының койма кырыена агач утырттылар. Данил Мәрдәнов инициативасы һәм ярдәме белән алынган пирамидаль тополь һәм миләш үсентеләре, үсеп китеп, яшел ябалдашлары һәм җимешләре белән безне, балаларны...
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВ: ТАМАШАЧЫ КУЛ ЧАПМАС ДИП КУРЫКТЫМ!
Көз җитү белән эстрадада яңа сезон ачыла, артистлар тамашачыга җәй буе әзерләгән яңа программасын тәкъдим итә башлый. 28 сентябрь көнне Казанда эстрада сезоны ачылды. Яңа сезон булгач, артистларның күпчелеге яңа җырлары белән чыгыш ясады. Бәлки шуңамы, тамашачы җырчыларның иҗат җимешләрен төрлечә кабул итте. Концертта Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Дилә һәм...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 3 октябрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Кырпак яңгыр ява. Кичкә явым-төшем туктый. Һава температурасы көндез 9 градус җылы, төнлә 0 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә һәм бөрсекөнгә яңгыр явуы көтелми, 7-9 градус җылылык вәгъдә ителә.