3 август 2022 яңалыклары
-
Урманнарны янгыннан саклыйк!
Бүгенге көндә урманның үзеннән үзе янып китү очрагы 7-8 процент кына тәшкил итә. Димәк, урманда янгын чыгу кеше факторы белән бәйле, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
-
Ылыслы агачлар орлыклары утыртылды
ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләрен тәмамлаганнар.
-
Горурланып яшим
Укучыларым мәктәпне тәмамлаганга 45 ел үтеп киткән. Аларның балачак елларын, эшләгән мәктәбемне, хезмәттәшләремне исемә төшерә-төшерә сыйныфташлар очрашуына барам.1977 елны Күзкәй урта мәктәбен тәмамлады алар. Һай, гомер дигәннәрен, кай арада үтеп тә киткән. 1970 ел. Мине 4 сыйныфка җитәкче итеп билгеләделәр, өч авылдан 33 бала күзләрен мөлдерәтеп миңа зур ышаныч белән карыйлар. Күзкәйнең үзеннән генә түгел, Югары Байлар, Иске Байлардан килгәннәр, күпләре интернатка урнашканнар. Үзем укучыларым белән очрашуга барам, шул укучыларымның йөзләре бер-бер артлы күз алдымнан үтә. Танырмынмы аларны?
-
Күңелле ял иттек
Бер популяр җырда «Җәй — ул кечкенә тормыш», дип җырлана. Балалар өчен бу сүзләр - җәйге каникулларның девизы. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки җәй эчендә балалар төрле кызыклы вакыйгаларга бай «кечкенә» тормыш белән яши. Җәйге каникуллар-ул уку елы һәм киләсе ел арасында үзенчәлекле күпер. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе 20 июльдән ял итү мәйданчыгы эшли башлады. Беренче көнне шахмат буенча бистәнең чакырылган кунагы Беспалов В.М. катнашында турнир үткәрелде, балалар шахмат уенында профессионалдан калышмадылар.
-
Кавынны белеп аша
Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашау киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый.
-
Яшь урманчылар сынатмады
«Лубян урман-техник колледжы» базасында «ТР мәктәп урманчылыклары V слеты» узды. Анда Тукай районнан «Натуралист» командасы Составында Шилнәбаш мәктәбеннән 11 нче сыйныф укучылары – Илнур Гыйниятуллин, Раил Шәехов, 7 нче сыйныф укучысы – Алексей Червяков катнаштылар. Безнең районда «Алабуга урманчылыгы»на караган урман биләмәләре 12590 гектар тәшкил итә.
-
Тату күршеләр
Әйе, татар халкы, чыннан да көчле дә, дәртле дә, ниндидер яңалык уйлап табарга оста да халык. Хәзер капка төбенә чыгып утыру, күршегә күрше керү, аралашу бетеп бара, телевизор, телефоннарга кереп киттек, дибез. Ә бит бу үз- үзебезгә бикләнү бары үзебездән тора. Хәл-әхвәл белешеп, кич утырып бәйләм бәйләп, тугәрәк өстәл артына җыелышып тәмле хуш исле чәйләр эчеп, күрше-күлән белән аралашып, чөкердәшеп яшәүләре үзе рәхәт бит, җәмәгатъ. Менә шушындый тату, рәхәт итеп яшәуче күршеләр турында сузем.