3 февраль 2020 яңалыклары
-
Боерганнан Бибинур Хәмәтовадан «Кабарып пешкән шәңгә» рецепты
Ингредиентлар: 1 литр җылымса су, 200 гр. чамасы көнбагыш мае, 3 йомырка, 1 аш кашыгы коры чүпрә (11 гр.), тәменчә тоз, шикәр комы, кирәгенчә он. Бу рецепт буенча өч зур таба шәңгә чыгачак. Бер, ике таба гына пешерергә теләгән кеше пропорцияләрне үзе киметә.
-
Сыйныф җитәкчесе хезмәтен бәяләп
Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. 1 сентябрьдән республикада 22,4 мең сыйныф җитәкчесе хезмәт хакына 5 мең сум өстәмә акча алачак.
-
Түләүле табиблар түләүсез хезмәт күрсәтәчәк
Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысасында тәҗрибә рәвешендә яңа проект эшли башлаячак.