2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Исерек килеш руль артына утыручылар кимеми
28 октябрьдә район ЮХИДИ хезмәткәрләренең махсус рейды Яр Чаллы - Сарман трассасында, Суровка, Новотроицкое, Мусабай Завод, Комсомолец, Ташкичү авылларында, 29 октябрьдә М7 трассасының «Татарстан» совхозы поселогы борылышында, поселокның үзендә, Калмаш, Сарайлы авылларында, Яңа поселогында үтте. Инспекторлар номерлар укылмау, ОСАГО полисы булмау, тизлек режимын сакламау кебек кагыйдә бозу очракларын аеруча күп...
-
Сокланамын ялкынга да, салкынга да түзгәнеңә...
Авылга кайтканда таныш-белеш очраса, туктап, машинага утыртмый китмисең. Безнең Күзкәйдән дә Чаллыга йөреп эшләүчеләр шактый. Иң ерак авыл, югыйсә, әмма инде ул да шәһәр янына әйләнде. Кемдер заводта эшли, икенчеләре каравыл тора. Күршебез Нурия апа Шәйхуллина соңгы 4 елда район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшли. Кар дими, яңгыр дими,...
-
Бушлай теш протезлары куярга чакыралар
Ташламага хокуклы тукайлыларга район үзәк больницасында теш протезларын бушлай кую дәвам итә. Әлеге категориягә түбәндәге райондашлар керә: хезмәт ветераннары (үзең белән таныклык булу мәҗбүри); 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда эшләгән затлар; реабилитациягә эләккән гражданнар; сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләр; Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсия...
-
Ноябрь аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.11.2016 04:29 05:05 06:35 11:13 12:00 13:58 15:51 17:36 12:34 02.11.2016 04:31 05:07 06:37 11:13 12:00 13:56 15:49 17:34 12:34 03.11.2016 04:33 05:09 06:39 11:13 12:00 13:55 15:47 17:32 12:34 04.11.2016...
-
Районның спортчы егет һәм кызлары дөнья чемпионатында җиңүгә ирештеләр
Яр Чаллыда 27-30 октябрьдә билбаулы көрәш буенча 14нче дөнья чемпионаты үтте. Ярышларда Ямайка, Израиль, Конго, Яңа Зеландия, Кыргызстан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан җыелма командалар катнашты.
-
Татьяна Воропаевага юлларның торышына кагылышлы сораулар бирделәр
Тукайлыларны «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы региональ иҗтимагый кабул итү пункты җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итте.
-
«Халык контроле»нә хәбәр ит
«Халык контроле» мәгълүмат порталында хәзер рәсми булмаган мәшгульлек һәм рәсми булмаган хезмәт хаклары турында хәбәр итәргә була. Моннан тыш, тукайлылар 70-00-76 телефоны буенча район башкарма комитетына «кайнар линия»гә дә шалтырата алалар.