2 март 2017 яңалыклары
-
Бәтке авылыннан Алия видеокотлау юллый
Бәтке авылыннан Алиянең видеокотлавы редакция үткәргән конкурста катнаша
-
8 Мартта ял итәбезме?
2017 елның 8 марты, халыкара хатын-кызлар көне, чәршәмбегә туры килә, шунлыктан ул эш атнасын икегә бүлә. Бары бер генә - 8 март көне генә эш көне саналмый. Ә бәйрәм алды, 7 март көнендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Дүрт көн...
-
Штраф салыну турындагы карарны электрон почтага алу уңайлы
Административ законнар нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәүчеләр өчен, КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча, бурыч суммасы икеләтә арттырыла, яки штрафы булган зат 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла. Бүген...
-
Тукай районыннан Татарстан халыкларының III cъездына делегатлар сайланды
Бу чара 22 апрельдә башкалабыз Казанда узар дип көтелә. Бу көннәрдә республика күләмендә бу дәрәҗәле чарага делегатлар сайлыйлар. Бүген Тукай районы Җәмәгать Советы утырышында катнашачак вәкилләрне сайладылар. Исемлектә район партия комитетында күп еллар эшләгән хезмәт ветераны Фәймә Гыйниятуллина, Ильбухтинодан эшмәкәр Антон Комлев, районның керәшен җәмгыяте җитәкчесе Михаил Мифодеев, рус җәмгыяте...
-
Хезмәт хакың тоткарланса – шалтырат
Хәзер барлык тукайлылар да рәсми булмаган мәшгульлеккә каршы көрәшкә кушыла ала. Хезмәт хакын тоткарлау, аны «конвертта» түләү очракларына юлыкканда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат порталына хәбәр җибәрергә һәм 70-00-76 телефоны буенча район башкарма комитетының кайнар линиясенә шалтыратырга була.
-
«Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым»
Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында күп язалар. Илфак Шиһапов фикерен биргән идек инде. Бүген Илсөянекен китерәбез. Илсөя Бәдретдинова: - Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага туена алмады бу, дияр....
-
Газета укысаң – Татмедиадан бүләк аласың
8 Март бәйрәме алдыннан газетабызны менә инде җиде ел яздыручы укучыбыз Роза Хәмидуллина бүләккә ия булды. Басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында Татмедиа җәмгыяте оештырган акциядә ул Тукай районы буенча җиңүче дип табылган. Әлеге җәмгыятькә караучы газета-журналларны безнең районда иң күп алдыручы кеше - нәкъ менә Роза Галимулловна. Новотроицкое авылында...