1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Бер рейдта өч исерек йөртүче тоткарланды
28 октябрьдә район ЮХИДИ хезмәткәрләренең махсус рейды Яр Чаллы - Сарман трассасында, Суровка, Новотроицкое, Мусабай Завод, Комсомолец, Ташкичү авылларында, 29 октябрьдә М7 трассасының «Татарстан» совхозы поселогы борылышында, поселокның үзендә, Калмаш, Сарайлы авылларында, Яңа поселогында үтте. Инспекторлар номерлар укылмау, ОСАГО полисы булмау, тизлек режимын сакламау кебек кагыйдә бозу очракларын аеруча күп...
-
Суд насос станциясендә батып үлгән малай эше буенча карар чыгарды
28 октябрьдә район суды 2016 елның июль аенда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә насос станциясендә батып үлгән малай эше буенча карар чыгарды. Ширкәт рәисенең техник мәсьәләләр һәм су белән тәэмин итү буенча урынбасары Нуретдин Минһаҗев саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле дип табылды һәм 2 елга аның иреген чикләү турында карар кабул...
-
Тукайлыларның Сарман якларына сәяхәте яки татар авылларына ни җитә
Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова "Якты юл" газетасына язган хатларында һәрдаим сәяхәтләреннән тәэсирләре белән уртаклаша. Бу юлы алар гаиләсе белән Сарман районына барып кайткан. Якташыбызның хаттагы уй-фикерләре белән сезне дә таныштырабыз: "Көзнең иң матур көннәренең берсендә Сарман якларына юл тоттык. Безне күрше Сарман районыңың Карашай Саклау авылында хезмәттәшебез һәм фикердәшләребез Бәгзар...
-
Тукайлылар үз гаиләсенә ялгыз өлкәннәрне алырга мөмкин
Татарстан Республикасында ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алу буенча яңа проект эшли башлый. Проектның положениесе буенча, гаиләгә 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар урнаштырылырга мөмкин. Аларның ялгыз яисә интернат-йортларда яшәве, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән булулары, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылулары шарт. Өлкәннәрне...