Якты юл
  • Рус Тат
  • Язмыш аңа хәерхаһлы булган

    Минем исемем Радмир Дилмөхәммәтов. Комсомолец урта мәктәбенең VII сыйныфында укыйм. Үземнең карт әбекәем, гаҗәеп язмыш иясе Зинаида Устиновна Луканова турында сөйләмәкче булам. 

    Карт әбием – сугыш ветераны. Ул сугышка кадәр дә, аннан соң да балалар укыткан. Ил өстенә сугыш афәте килгәч, аны дошман явыннан сакларга дип фронтка киткән.
    Ул 1921 елда ТАССРның Ширәмәт районы Елантау авылында туган. Храмковлар гаиләсендә олы кыз булып үскән Зина тугыз яшеннән басуга эшкә йөри башлый, эне һәм сеңелләрен карый. 30нчы елларда Храмковларны, «кулак» тамгасы белән, бар булган мал-мөлкәтләреннән мәхрүм итәләр. Җиде балалы гаиләне, таш йортларыннан куып чыгарып, җир идәнле кеп-кечкенә мунчада яшәргә мәҗбүр итәләр.
    Сугыш башланыр алдыннан Зинаида Чистай педагогия училищесын тәмамлап, авылдагы башлангыч мәктәптә укыта гына башлаган була. Сугыш чыгуга, гаилә башлыгы Устин Федоровичны фронтка алалар. Бер елдан Зинаида да алына. Ул аэростат гаскәрләре составында Воронеж фронтына эләгә. 
    Берникадәр вакыттан соң Зина башка сугышчылар белән бергә Сталинград фронтына җибәрелә. Канкойгыч бәрелешләр барган фронт линиясенә килеп эләгү куркыныч һәм авыр була. Чолганышлардан чыгарга, тәүлекләр буе сазлыкларда утырырга туры килсә дә, ул исән кала. Яу кырында алган яралардан, авырулардан сугышчан дуслары һәлак була, Зинаның үзен дә тифтан көч-хәл белән генә аралап алып калалар. 
    Яшерен нефть эшкәртү заводын саклау өчен дивизия Саратовка китерелә. Заводның кайда икәнлеген белеп алган немецлар шәһәрне һәм аның тирә-ягын бомбага тоталар, заводны юкка чыгарып, Совет Армиясен ягулык запасыннан мәхрүм итмәкче булалар. Зинаиданы ерак үлчәмдәге отделение командиры итеп билгелиләр, ул артиллерия кораллары расчеты белән командалык итә, дошман самолетларының биеклеген ачыклый һәм юк итәргә команда бирә. Күрсәткән батырлыгы – фашист самолетын бәреп төшергәне өчен Зинаида Храмкова II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
    Язмыш аңа хәер-хаһлы була: туган җиреннән бик еракта Зинаида «Сталинград – Саратов» тимер юлында төзелеш батальонында хезмәт итүче әтисе Устин Федорович белән күрешә. Аларның көтелмәгән очрашуы сугышчыларны бик тәэсирләндерә. Устин Федорович хәрби башлыкларга кызын өйләренә кайтарып җибәрүләрен үтенә. Зинаның әнисенә биш бала белән тормыш көтүе авыр булуы, авыл мәктәбенең укытучысыз буш торуы хакында сөйли. 1943 елның августында 22 яшьлек Зинаида ефрейтор званиесендә демобилизацияләнә һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләргә авылына кайта. Озак та үтми, ул булачак ире Николай Луканов белән таныша. Николай Иванович – Польшага кадәр сугышчан юл үтеп, биш тапкыр яраланып демобилизация-ләнгән офицер. Ике фронтовик гаилә корып җибәрәләр. Өч кызлары һәм бер улларына матур тәрбия биреп үстерәләр. Николай Иванович та сугыштан соңгы елларда мәктәптә эшли, хәрби әзерлек нигезләре белән физкультура дәресләрен алып бара. Соңрак аны авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Карт бабам Николай Иванович 70 яшенә җитеп вафат була.
    Зинаида Устиновна 40 елдан артык башлангыч сыйныф балаларына белем бирә. Хезмәттәшләре, укучылары һәм авылдашлары аны хөрмәт итәләр һәм яраталар. Карт әбиебез 2014 елның май аенда безнең арабыздан китте. Аңа 93 яшь иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: