Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Ул сугыш турында сөйләми иде

Мин, Иванов Денис, Комсомолец мәктәбенең IV сыйныфында укыйм. Үземнең карт бабам Дмитрий Куприянович Малов турында сөйләргә телим.

Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда 0 сәгать 43 минутта тәмамлана. 
Җиңү хөрмәтенә СССР Югары советы президиумы «Берлинны алган өчен» медален булдыра. Әлеге бүләк 1 млн 82 мең кешегә бирелә. Бүләкләнүчеләр арасында минем карт бабаем Дмитрий Куприянович Малов та (1906-1973 елларда яшәгән) була. Ул фронтка сугыш башланганның беренче көннәрендә үк чыгып киткән. Өч тапкыр яраланган. Берлинны алганнан соң туган җиренә – Мамадыш районының Чаксы авылына кайткан. Пенсия яшенә җиткәнче тракторчы булып эшләгән. Туганнарыбыз әйтүенчә, карт бабаем сугыш турында сөйләргә яратмаган, бары: «Без күргәнне сезгә күрергә язмасын», – дип авыр сулый торган гына булган. 
Мин үземнең карт бабаем белән горурланам һәм ел саен «Үлемсез полк» акциясендә катнашам. Бабайларыбызның һәм карт бабайларыбызның батырлыгын онытмасак, алар үзләре дә йөрәкләребездә сакланыр. 

Дмитрий Малов. / Фото Денис Ивановтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев