Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Тыл хезмәтчәне янында кунакта

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре Биклән урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Наилә Шәймәрдан кызы Баһавиева янына кунакка бардылар.

Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә, илебезнең героик үткәне, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ветераннарга һәм өлкән буын кешеләренә рәхмәт хисләре тәрбияләүгә, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Тыл хезмәтчәне белән очрашып, аның хатирәләрен тыңлап, балалар сугыш вакытында тылдагы кешеләр тормышы турындагы белемнәрен тагын да баеттылар, ветераннарга игътибарлары тагын да артты. Ә Наилә Шәймәрдан кызының ул еллар турында истәлекләре бик күп, ул авыр көннәрнең һәрберсе йөрәгенә уелып калган. Сугыш вакытындагы тормыш турында тыл ветераны күз яшьләре аша сөйләде.
Балалар сугыш һәм җиңү өчен көн-төн хезмәт иткән кешеләрнең тормыш-яшәеше, ничек итеп көн күргәннәре турында игътибар белән тыңладылар, кызыклы әңгәмә өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәт әйттеләр. Балалар тыл ветеранына кулларыннан килгәнчә ярдәмнәрен дә күрсәттеләр. Алар капка төбен, ишегалдын кардан чистарттылар. Башкарылган эшләрдән соң Наилә Шәймәрдан кызыннан рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Чарада барысы дүрт укучы, бер социаль хезмәт алучы катнашты, дип хәбәр итәләр «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

Фото «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев