Якты юл
  • Рус Тат
  • Минем Хәбиб бабам

    Мин, Әмир Сыркин, Круглое Поле урта мәктәбенең 2нче «А» сыйныфында укыйм. Минем өстемдәге футболкага карт бабамның рәсеме төшерелгән. Аның алдында мин утырам. Әле кечкенә чагымда ук мин бабамның орден-медальләрен карарга бик ярата идем. Үсә төшкәч, андый бүләкләрнең иң батыр һәм кыю кешеләргә генә бирелгәнен белдем. Минем Хәбиб бабам да шундый кешеләрнең берсе булганлыгын аңладым.

    Карт бабамның тормышы җиңел булмаган. Авыл мәктәбендә алты сыйныф белем алганнан соң ул армиягә киткәнчегә кадәр колхоз эшендә эшләгән. Фронтка аны унҗиде яше тулуга, 1944 елның декабрендә алалар. Хәбиб Сабировка япон сугышында катнашырга туры килә. Монголиядә, Кытайда япон империалистларына каршы сугыша ул. Дошманга каршы батырларча көрәшкәне өчен карт бабама II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла. Ул «1941-1945 еллар фронтовигы» билгесе, Жуков медале белән бүләкләнә. Бабамның төрле елларда бирелгән юбилей медальләре дә күп.
    Сугыш беткәч, Хәбиб Сабиров Хабаровск якларында кала, тимерьюлчы һөнәрен үзләштерә. Берничә елдан гаиләсен – хатыны белән дүрт баласын алып, Татарстанга кайта. Круглое Поле бистәсенә төпләнеп, тимер юлга эшкә урнаша һәм гомерен шушы эшкә багышлый. Аның гаиләсе зур, оныклары һәм оныкчыклары күп.
    Кызганычка каршы, соңгы берничә елда Җиңү көнен без карт бабаемнан башка каршылыйбыз, ул вафат булды. Ләкин без аны бер дә онытмыйбыз, еш искә алабыз, фоторәсемнәрен кат-кат карыйбыз, медальләрен барлыйбыз. Өлкәннәрнең бабай турындагы истәлекләрен тыңлыйбыз. Мин бабам белән горурланам. Аның кебек батыр кешеләр безгә тыныч тормыш бүләк итеп калдырган бит.

    / Фото Әмир Сыркиннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: