Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Бәйрәм төсен җуймас

Быел ил өчен юбилей елы – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле вакыйгага ныклап әзерләндек. Җиңү көнен бәйрәм итүдә Тукай районында масштаблы чаралар планлаштырылган иде. Әмма коронавирус инфекциясе куркынычы планнарны үзгәртте. Ләкин Бөек Җиңү көне барыбер әһәмиятен югалтмый. Җиңү көнен бәйрәм итәчәкбез. 

Ветераннарны кайгырту – безнең изге бурыч, алар безнең хөрмәтне даими тоеп яшәргә тиеш. Бүгенге көндә районда 15 сугыш ветераны яши. Бәйрәм алдыннан алар барысы да юбилей медальләре, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган котлау открыткалары һәм район башлыгы Фаил Камаевтан бүләк җыелмалары кабул итте. Шулай ук «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте барлык сугыш һәм тыл ветераннарына бүләк әзерләде.
Иске Абдул җирлегендә өч ветеран гомер кичерә. Бәйрәм рухы бүләк итү максатыннан, аларның йортлары каршында концерт оештырылачак. 
Җиңү көне уңаен-нан районның дүрт җирлегендә яңа төзел-гән обелисклар һәм һәйкәлләрне тантаналы ачу планлаштырыла. 8 май көнне Яңа Мусабай авылында шундый чара көтелә. Шул ук көнне Теләнче Тамакта Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповның яңартылган бюстын ачачаклар. Ә 9 май көнне Кече Шилнә авылында район башлыгы Фаил Камаев катнашында районкүләм чара узачак. Сугыш геройларын барлык авылларда бер минутлык тынлык белән искә алалар. Һәрбер җирлектә көн дәвамында сугыш тематикасын чагылдырган җырлар яңгыраячак. 
9 майда шулай ук Белоус авылында Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылачак. Бу чарада да Фаил Камаев катнаша. Һәйкәл район бюджетының финанс чаралары хисабына һәм бер өлеше «Татнефть» ГАҖ гранты ярдәме белән төзелде. Авыл халкы җыйган акчага гранит плитә урнаштырылды. Һәйкәл рәсми ачылмаса да, аннан инде хәзер үк кеше өзелми. «Тактада әниемнең исеме уеп язылган. Аның рухына дога кылырга, искә алырга дип килдем», – ди Нина Аблязова.
Быел «Үлемсез полк» акциясе онлайн режимда уза. Һәрбер теләгән кеше сугышка катнашы булган әби-бабайларының, туганнарының фото-сурәтен https://www.polkrf.ru/ сылтамасы буенча юллый ала. Акциянең трансляциясе 15.00 сәгатьтә Россиянең барлык медиаэкраннарында үтәчәк. Безнең районнан йөзләрчә кеше фронтовик туганнарының фотосурәте белән катнаша. Фаил Камаев Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов фотосурәте белән төште. Кызганычка каршы, герой якташыбызның туганнары исән түгел.
9 май көнне 19.00 сәгатьтә халыкка йорт-ларның балконнарына һәм тәрәзә төпләренә геройларның портретларын тотып чыгу тәкъдим ителә. Биредә үк халык яраткан «Җиңү көне» җырын бергә башкару көтелә. Ә 21.00 сәгатьтә «Хәтер шәме» акциясе булачак. Һәрбер кеше шәм генә түгел, төрле яктырту җайланмалары куллана ала. Ә ел да була торган бәйрәм салюты быел рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев