Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Беркем дә онытылмый

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, Тукай районы башкарма комитетының архив бүлеге белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган яңа рубрика ачты.

Район архивында Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең биографияләре саклана. Кызганыч аларның кайберләрендә фоторәсемнәр юк. Хөрмәтле укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның фотосурәтләрен табарга сез ярдәм итә аласыз. Яңа табылган рәсемнәрне без газета битләрендә чыгарыр идек. Ул кешеләрнең фотосурәтләре белән бергә истәлекләре дә сакланырга мөмкин – бергәләп ветераннар турында мәгълүматларны тагын да тулыландырыйк.
Бүген без Калмаш авылыннан Нәкыйп Сәлимгәрәй улы Сәлимгәрәевнең автобиографиясен бастырабыз. Әгәр кем дә булса аның фотосурәтен таба алса, редакциягә яки 70-10-96 номерын җыеп архив бүлегенә шалтыратуын сорыйбыз. 

Автобиография
Мин 1920 елда ТАССРның Чаллы районы Калмаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. 1929 елда Калмаш башлангыч мәктәбенә укырга кереп, аны 1931 елда тәмамладым. 1936 елда, Алабуга китапханәчеләр техникумына кердем, аны 1939 елда тәмамладым. 1939 елда Бондюг роносына эшкә урнаштым, инспектор булып эшләдем. 1939 елның декабрендә Кызыл Армия сафларына алындым. Ватан сугышында катнаштым, «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләндем. 1946 елда Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләндем. Авылда клуб мөдире булып эшләдем. 1947 елның июненнән ТААСРның Чаллы районы Калмаш авыл җирлеге рәисе булып эшлим. 1942 елдан КПСС әгъзасы. Партия һәм администрация тарафыннан җәза бирелгәне юк. Әти-әнием колхозга 1933 елда керделәр. Чит илдә булганым юк (Совет Армиясе составында Румыниядә, Болгариядә, Югославиядә, Венгриядә, Австриядә булуны исәпкә алмаганда), чит илдә яшәүче туганнарым юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызы Фэйрузэ Калмашта Яши.Улы анын исеме белэн бер урамны атауга иреште.Ачык хавада музей тозу белэн хыялланып йоргэн Нэсимнен Гомере кыска булды

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт бик зур!