Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ул пешергән чәкчәкне чит илдә дә яраталар

Өстәлемдә телефон шалтырады:

– Исән-саулармы? Сиңа тагын йомыш төште бит әле, зинһар хәлемә кер инде, – дип Чаллыдагы күршем шалтырата икән. – Өченче ел кызымның туена берәүдән чәкчәк пешерткән идең, хәтерлисеңме? Аның тәменә, бизәлешенә шаккатканнар иде. Кызым белән киявем Германиягә барырга җыеналар. Шул остадан чәкчәк пешертә алмассыңмы? Бигрәк күңелгә кереп калды бит, авызда эреп китә торган иде чәкчәге. Хәзер бу татлы ризыгыбыз кибетләрдә дә була, заказга эшләтергә дә мөмкин, тик теге вакытта туйга пешергәненә җитми инде...
Күршем шулай итеп минем өскә зур эш йөкләде дә, телефонны куйды. Чәкчәк остасы дигәне үзебезнең Илгизә Нуруллина була инде. Бик күндәм, сүз тыңлый торган булса да, авылда бик мәшәкатьле чак бит. Беренчедән, ул хуҗалыкта амбар мөдире – язгы-җәйге кыр эшләре бара. Ул иртәдән кичкә кадәр шунда кайнаша. Вакыт белән исәпләшеп тора торган чак түгел, хуҗалык эшләреннән бушаган арада йорт-җир тирәсендәге мәшәкатьләрне дә тавык чүпләп бетерә торган түгел. Илгизә һәр яз саен дистәләгән бройлер чебиләр, индоуткалар үстереп, шәһәр халкы өчен уздырыла торган ярминкәләрдә дә актив катнаша. Авыл кешесенең язгы мәшәкатьләрен белеп торган аркылы андый йомыш белән мөрәҗәгать итү дә әллә ничек. Күрше хакы – Алла хакы, диләр – гозерне кире кагып та булмый. Тәвәккәлләп шалтыраттым.
– Эш күп чак та инде, ярар, бер-ике төн йокламам, кеше йомышын үтәми кала алмыйм, үзең беләсең, – диюенә эчкә җылы керде. Димәк, бу юлы аш остасы Илгизәнең чәкчәге Германиягә китәчәк. Америкага, Бразилия, Катар илләренә, Төркиягә киткән чаклары да булды ул әзерләгән милли ризыгыбызның.
Быел «Якты юл» газетасы редакциясе, гомер булмаганны, бик зурлап, районны гөр китереп, «Йолдызлы чәкчәк» дип исемләнгән чәкчәк бәйгесе үткәрде. Илгизә анда чәкчәктән ясалган чәчәк кәрзине һәм биш чатлы йолдыз эчендә мәңгелек ут композицияләре белән катнашты. Узган елларда шәһәрдә уздырылган бәйгеләрдә катнашып, кыйммәтле бүләк алганы да булды, конкурста җиңүче дипломы, мактау кәгазьләре бер истәлек булып саклана. 
– Андый бәйгеләргә мин үземне күрсәтергә дә, җиңәргә дип тә бармыйм. Беренчедән, үзең кебек хыялый кешеләр белән бер аралашу ни тора, аннары береңнән-берең өйрәнү өчен дә бик кирәкле гамәл ул. «Якты юл» ның баш редакторы Резидә Юсупова мондый бәйгене тагын үткәрербез диде бит әле. Ходай исәнлекне биреп, тагын катнашырга, осталар белән очрашырга язсын, – ди Илгизә.
Авылда төрле чаралар: семинарлар, тәҗрибә уртаклашулар уздырылганда кунакларга тәмле бәлешен пешерүче дә Илгизә. «Мин кешеләрне ашатырга яратам. Ризыгымны тәмле дип ашасалар, шундый күңел була», – ди ул.
Урып-җыю вакытында гадәттә ындыр табагында өлкән сыйныф укучылары эшли. Илгизә апалары аларны тәмле ризыклары белән сыйлый, туган көннәре туры килсә, табын әзерли. Ә уку башланыр алдыннан балаларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, мәктәпкә бәлеш белән сыйлап озата.
Бер булган бар эшкә дә булган, диләр. Илгизә Нуруллина авылның җәмәгать эшләрендә дә акттив катнаша, үзешчән сәнгатьтә – сәхнәдә ул. Күп еллар авылның «Әллүки» халык фальклор ансамбленә йөри, спорт ярышларына барганда аның бүләк алмыйча кайтканы юк. Чаңгыда йөреп, суда йөзеп үскән кыз бит ул. Әнә, йөзү буенча район буенча икенче урынны алып кайтты, төз ату буенча аңа тиңнәр булмады, ГТО нормасын үтәде.
– Шулай да чәкчәк пешерү белән чынлап торып кайчан шөгыльләнә башладың? – дип кызыксынам.
– Минем әнием бик оста булды, туйларга, башка төрле тантаналарга шушы милли ризыгыбызны  пешерә иде. Башта аның янында булышып йөрдем. Бер көнне үзем пешереп карарга булдым, барып чыкмады. Нык үртәлдем, мин моның серенә барыбер төшенәм дип үземә сүз бирдем. Егерме елдан артык пешерәм инде, тора-бара камилләшәсең бит ул. Һәр эшкә теләк кирәк.
– Чәкчәк пешерүнең үзең генә куллана торган сере бармы?
– Сере дип, бисмиллаңны әйтеп тотыну һәм бөтен күңелеңне биреп, яратып пешерү мөһим. Тирә-яныңда ыгы-зыгы килеп йөрүчеләр булмасын, тынычлык кирәк. Ул үзенә күрә иҗат та бит, алдан композициясен уйлап куясың. Безнең авылда чәкчәк пешерү осталары байтак, бер елны без дә клубта чәкчәк бәйрәме үткәрдек. Бәйге ул үзара ярыш түгел, ә осталыкны чарлау мәктәбе. Бер-береңнән нидер өйрәнәсең, чәкчәк – татлы милли ризыгыбыз һәм аның күзне сөендерерлек матур булуы да зарур дим мин. Гомумән, нинди генә эшкә алынсаң да яратып, күңел биреп башкарырга кирәк.

Заһидә НӘБИУЛЛИНА. 
Күзкәй авылы.

Фото автордан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев