Ул бу җирдә күңеле кушканча яши
Безнең юбиляр!
Олы юлга китергән сукмак
Гомерен матбугат дөньясына багышлаган Зәрия Вәливаның күркәм юбилее.Башкортстан республикасының Чакмагыш районында туып үскән, шунда яхшы билгеләренә генә урта мәктәп тәмамлаган ул.Булачак һөнәренә сәләте бик иртә—бишенче сыйныфта укыганда ачыла.
”Якты юл” газетасында без аның белән бер бүлмәдә утырып эшләдек.Үзе турында сөйләргә яратмый иде. Шулай да бер ачылып китеп,ничек итеп беренче тапкыр мәкалә язуын көлеп сөйләгән иде. Мәктәптә алдынгылар слеты булган, бик дулкынланып кайткан ул аннан һәм анда ниләр булганын түкми-чәчми әнисенә сөйләгән.”Кызым, синдә картәтәң (әнисенең әтисе) сәләте бар икән.Ул бит тасвирламаларга бик оста, шигырьләр яза торган булган, ә син күргәннәреңне шул хәтле матур, эзлекле итеп язгансың, үзебезнең район газетасына җибәреп кра әле, дигән.” Бер генә сүзен дә үзгәртмиче бастырганнар мәкаләмне.Бу миңа зур этәргеч булды. Мәктәп кенә түгел, колхоз хәлләрен, тырыш авылдашларым турында мәкләләр язып җибәрә башладым-”, дип искә ала ул бүген. Мәктәп елларында Зәрия Асылова авылның үз хәбәрчесенә әверелгән дисәм дә була. Мәкаләләре, кыска хикәяләре “Кызыл таң” республика газетасында, “Ялкын “журналында басыла башлаган. Югары сыйныфларга җитә барган саен Зәриянең күңелендә журналист булу нияте ныгый бара. Ул гына да түгел, югары белем алу өчен ул Уфага түгел, Казанга барырга хыяллана.
- Без үскәндә телевизор бик сирәк кешедә иде, безнең әти “Рекорд” дигән телевизор күтәреп кайткан. Өй тулып телевизор карарга керәләр. Казан ташырулары шул кадәре күңелне били, язучылар чыгыш ясый,балалар өчен тапшырулары мавыктыргыч. Иң кызыктырганы --журналистлар программаларны искиткеч җанлы алып баралар. Казанның матур-матур урыннарын күрсәтәләр . Дөньяның иң матур урыныдыр кебек тоела башлады миңа Казан”,-дип искә ала ул. Батырлык, тәвәккәллек каннан килгәндер кызга. Борынгы бабасы Асылхуҗа –батыр сугышчы, полководец булган. Аның турында Уфада документаль кинофильм төшергәннәр хәтта. Кыз шул тамырдан ләбаса. Урта белем турында аттестат алгач, кечкенә генә гәүдәле, рәтле-башлы рус телен белмәгән кыз бала, кирәк-ярак әйберләрен саквояжга (бикләнә торган кул сумкасы) тутыра да, әти-әнисенең фатихасын алып, Казанны яуларга чыгып китә. Зур калада югалып калмый авыл кызы-- Казан дәүләт университетын эзләп таба, тулай торакка да урнаша. Имтиханнарын уңышлы биреп,Башкортстаннан килгән чая кыз Зәрия Асылова күптән хыялланган югары уку йорты студенты була.
Университетта укыганда ук Зәрияне “Азат хатын”(хәзерге “Сөембикә”) журналына эшкә чакырулары да Аллаһы биргән язмышының бер якты сәхифәседер. Монда ул Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Диләрә Зөбәерова, Мәдинә Маликова, Әлмира Әдиятуллина кебек танылган журналистлар янәшәсенә осталык һәм тормыш мәктәбе узган, каләмен чарлаган. Ул чагында Бөтен илгә танылган журналда эшләү үзе үк күп нәрсләр сорый, җаваплылыкны икеләтә арттыра.Менә шундый җитди әзерлек узып кайткан ул Казан каласыннан даны еракларга таралган яшьлек шәһәре-- Чаллыга.
Оясында ни күрсә...
Бер заман шәһәрдә укучы балалар, укытучылар һәм ата-аналар өчен “Тәрбия” дигән газета чыга башлады. Соңгы елларда әле ул, укытучылар, ата-аналар соравы буенча, рус телендә дә чыкты. Күп тә үтми, төп газета гына түгел, “ Воспитание”дә укучыларның кулланма газетасына әверелде дисәм дә була. Газетаны ирле-хатынлы журналистлар Зәрия белән Газинур Вәлиевләр нәшир итә иде.Исемдә әле “Тәрбия”дә минем бер хикәям дә басылып чыкты. Вәлиевләрнең иҗаты белән мин кызыксынып, танышып бардым. Кайбер тәрбия сабакларын үзебезнең газетага да биргәләдек.”Тәрбия” газетасы егерме еллап чыгып килде .Зәрия бер үк вакытта “Күңел” радиосында “Иман офыклары” дигән тапшыру алып барды.. Динебез кире кайткан, динсезлектә адашып йөргән кешеләр дингә тартыла башлаган елларда бик кирәкле программа иде ул. Мин үзем дә радиодан Зәриянең :”Бисмилләһир Рахмәәнир Рахим,Әссәләмү галәйкүм хөрмәтле радио тыңлаучылар! ”дигән сүзләрен ишетүгә, бөтен эшемне куеп, тапшыруны тыңлар идем. Бүген ишетеп шаккаттым :Зәрия Вәлиева унике ел эчендә меңгә якын шундый тапшыру әзерләгән. Мин яшь кенә журналист ханымнын дини гыйлемне шул кадәре тирәнтен белүенә аптырый идем. Безнең кебек үк совет мәктәбендә укыган, югары уку йортында һөнәри белем алган, кайдан килгән икән аңа динне шул кадәре тирәнтен белү? Үзе белән очрашып сөйләшкәндә мин моның серенә төшендем. Дини гаиләдә үскән ул, ә гаилә дигән алтын бишектә бала нинди тәрбия ала,ул аның күңеленә мәңгегә сеңеп кала. Юкка гына “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”димиләр бит. Зәрия әти-әнисенә бик рәхмәтле: эшкә дә,кеше булырга да, ислам дине кушканча яшәргә дә өйрәттеләр, ди ул. Бер арада ул мәдәрәсә дә тәмамлаган, дөньяви белем белән бергә дини гыйлемен дә баета барган . Әйтергә генә ансат, 112 дини китапны редакцияләгән,4-5 Коръән тәфсирен эшләгән. Матбугат битләрендә дини темага язмалары чыгып килә,район газетасында “Дин вә мәгыйшәт” сәхифәсен алып бара.
Заманалар,ничектер, үзгәреп китте,Вәлиевләр чыгара торган газеталарны финанслау катлаулана башлагач, “Тәрбия” газетасын нәшер итү тукталды. Чын тәрбия мәктәбе булган бу басманың юкка чыгуына күңелемнән борчылып йөрүем дә истә әле. Редакторы Газинур Вәлиди Айдар Хәлим белән “Аргамак” журналын чыгара башладылар. Ә Зәрия Вәлиева безнең “Якты юл”газетасына килде. Яңа сулыш, вакыйгаларны яңача бәян итү белән сугарылган язмаларын газета укучылар бик яратып кабул иттеләр. Ул геройларынын күңел дөньясына үтеп керә белә, гади генә һөнәр кешесе:механизатор, сыер савучы,терлекче,мәктәп укытучысымы аның эше турында гына язмый, оста психолог сыман, героеның эчке матурлыгын, күңеле яктысын, дөньяга карашын, тормыш хәлләрен энҗе-мәрҗәннәрдән төймә тезгәндәй тасвирлап бирә.
- Мәкалә геройларыңның эчке дөнясын, омтылышларын , хезмәтендә ирешкән уңышларын, нинди уйлар белән яшәвен бик матур оста тасвирлыйсың .Моңа ничек ирешәсең? Авылга баргач, язасы мәкаләң герое белән күп тә сйләшмисең, вакыт кыска бит, ә шундый матур образ туа. Сере нәрсәдә?-дип сорадым мин Зәриядән.
- Кешене яратырга, күңеленә ачкыч таба белергә кирәк дим мин. Авылга барып кайтам да күңелем белән геройларым дөньясына кереп чумам. Аш-су әзерләгәндә дә, табак-савыт юганда да,өй җыештырганда, юлда да—язачак геройларым белән аралашам, сөйләшәм, бәхәсәшеп тә алам. Хәзер мәкалә күңелемдә язылып бетә дигәндә кампьютер артына утырам һәм бөтен күңелем белән башка дөньяга чумам. Язмамнан бриллиант ясау өчен “алмаз”ларымны кырлау-сырлау процессын аеруча яратам.Тик газета “Ниагара шарлавыгы”материалны йота гына .Тиз, җәһәт булырга кирәк. Бик иркенләрлек вакыт юк. Журналистта анализлау сәләте, аналитик фикерләү булырга тиеш. Күп укырга, күп белергә кирәк. Район газетасы шундый басма ул—бүген иртән син укытучы, төштән соң табиб, иртәгә мал табибы, комбайнчы, хуҗалык җитәкчесе, бакчачы, чигүче...Күпме һөнәр иясе! Язасы героеңның һөнәре буенча гамәлләрен дә, кеше буларак характер сыйфатларын да укучы игътибарын җәлеп итәрлек итеп ачып бирегә кирәк. Ни әйтсәң дә, кызыклы да, үтә җаваплы да, сер түгел, мактаулы да безнең хезмәт. Шушы тынгысыз хезмәтемне яратам. Миңа Аллаһы шушы сәләтне бүләк иткән—мин аны һөнәрем итеп сайладым һәм куанып иҗат итәм,-диде ул мина.
Элекке елларда газетага хатлар бик күп килә иде.Безнең газетада халык бик ярата торган “Хат юлга чакырды” дигән рубрика бар иде. Бу инде еш кына “жалу”тикшерегә бару була. Андый хатны тикшерергә Зәрия китсә, конфликтны урында ук хәл итеп кайтыр иде. Әхлак-әдәп мәсьәләләрен читләтеп үтмәскә тырыша, һәр нәрсәне үлчәп, ашыкмыйча, кешенең күңелен аңлап, акыл белән,хат иясен рәнҗетмичә хәл итә белә . Чөнки ул ихлас, тел тәмен, җөмлә җаен белә, урында туган проблеманы кабыргасы белән куя һәм аны оста дәлилли .
Бергә эшли башлагач та мин Зәриянең озын күлмәк киеп, башына берсеннән берсе матур яулык, шарф бәйләп йөрүенә эчтән генә гаҗәпләнә идем—бик яшь бит әле,үзе бик чибәр.Мин аның биш вакыт намаз укыганын да, чын күңелен биреп дин тотканын да, балаларын (ире Газинур белән менә дигән өч ул үстерделәр ) шул рухта тәрбияләгәннәрен белеп, сокланып йөри идем. Ә менә киемнәре яшь кешене олгайтып күрсәтә кебек тоела. Аннары аның юлы авыл җиреннән өзелеп торый бит, көн саен диярлек юлда. Озын күлмәк уңайсыздыр дип тә уйлый идем.” Ислам дине тыйнаклыкны сорый, мин бөтен күңелем белән дини кеше һәм мөселман ханымнары кебек тыйнак киенергә яратам. Өйдә бер төрле, урамга икенче төрле киенеп йөрү минем калебемә туры килми. Икейөзлелекне , гомумән,җенем сөйми, -” диде ул.Якын итеп кенә сораганымны аңлады, үпкәләмәде.
Зәрия тынгылык белми торган иҗатчы гына түгел, үрнәк булырлык әни дә. Газинур белән икесе менә дигән өч ул үстерделәр. Уллары да әхлаклы, татар телен, кем әйтмешли, су кебек эчәләр. Чөнки гаиләдә алар бары ана телендә генә аралашалар. Мәктәптә укыганда әти-әниләренең горурлыгы булдылар.Без эштэ, вакытыбыз булганда, балаларыбыз турында сөйләшә идек. Зәрия үтә тыйнак кеше, ә менә уллары турында сөйләгәндә горурлыгы йөзенә чыга иде. Уллар әти-әниләренең ышанычын, өметен акладылар. Олы уллары Булат-- Казанда Архитекторлар әзерләүче югары уку йортын тәмамлады. Айнур исә Мәскәүгә үк китеп барды—МГУга бик кыю барып керде һәм уңышлы тәмамлады.Төпчек уллары Гали көллияттә һөнәр ала.
Тик менә барысы да уңышлы, гөрләшеп, булганына куанып яшәп ятканда , аяз көндә яшен суккандай, гаилә башлыгы талантлы журналист Газинур Вәлиди кинәт йөрәк өянәгеннән якты дөньны ташлап китте. Тормыш дулкыны ярга ташлагач, һәркем дә аякка ныклап басып китә алмый. Ә менә бер караганда иркә баладай яклауга мохтаҗ кебек Зәриянең рух умырткасы сынаудан-сынауга ныгый гына барды сыман. Һәрхәлдә без аның елап-сыктап зарланып йөргәнен күрмәдек.Эштә һәрчак җиңе сызганулы булды, ә каләме-- аның якты кыйбласы, яшәү мәгънәсе,рух чишмәсе.
Һөнәри зирәклек лаеклыларны барлый
Районда күп еллар инде күркәм традиция яши—кышкы айларда барлык җирлекләрдә авыл җыеннары үткәрелә. Анда җирлек башлыкларының ел барышында башкарылган эшләре турында хисап тоталар, ирешелгән уңышлар, җитешсезлекләр, халыкны борчыган мәсьәләләр , киләчәккә план, хәл итәсе мәсьәләләр,алда торган эшләр турында уртага салып сөйләшәләр, авыл халкының гозерләрен, фикерен тыңлыйлар. Узган кышта да булды бу чара һәм “Якты юл”газетасы һәрберсен яктыртып барды .Мин аларны, башлыча ,Зәрия Вәлиева язмаларында укып бардым. “ Ул җыеннарда катнашып, чыгышларны тыңлаганда мин һәр авылның яшәеше турында сөйләгәнәрне күңелемә салып куям. Ул җыеннардан киләчәк язмаларыма бик күп мәгълүмат алам, авыл кешеләре белән аралашу, җыенда аларның фикерләрен тыңлау минем мәгълумәти дөньямны баета. Журналистка тагын ни кирәк?!”, -диде ул миңа җыеннарда бик күп йөрдең, арытмыймы, дип сорагач.
Менә шундый инде ул безнең Зәрия Вәлиева. Кайда эшләсә дә, нинди эшкә алынса да ул ,кем әйтмешли, ат кебек җигелеп эшли белә, каләме йөгерек, иҗат багажы бай. Ул дан артыннан кумый, хезмәтенең рәхәтен татып, яскынып иҗат итә. Коллегабызны күркәм юбилее белән котлап йөргән юлларың яза торган кәгазең кебек ак булсын, рәхмәтле укучыларың тагын да ишәйсен,иҗат табышлары , сәламәтлек бирсен Аллаһы сиңа, дип телисе генә кала.
Гәҗит дигән зур дөньяның һөнәрмәнде, Һич тә юктыр каләменең күгәргәне. Синдәге ул үткер каләм,кайнар йөрәк, Безгә кирәк--иҗатыңны якын иткән укучыңа кирәк. Заһидә Нәбиуллина,ветеран журналист Татрстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев