Укытучы өчен иң кыйммәте – укучының уңышлары
Комсомолец урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Фәридә Кузнецованың укучысы рус әдәбиятыннан имтиханны 100 баллга бирде. Мондый күрсәткечкә нинди укучылар ирешә? Фәридә ханым белән без шул хакта сөйләштек.
– Фәридә Фәритовна, имтиханын йөз баллга бирүче бала нинди ул?
– Тырыш һәм максатчан. Безнең укучыбыз Ләйсән Тимергалиева нәкъ шундый. Урта сыйныфларда ул бию, җыр сәнгате белән кызыксына башлады. Үсә төшкәч, ГИТИСка яки мәдәният институтына керү теләге туды. Шушы максатына ирешү өчен тырышып укыды. Мин юнәлеш биреп, ярдәм итеп торучы булдым. Аның үз теләге бик көчле иде. Әдәбияттан имтихан тоту өчен күп укырга кирәк бит. Әсәрләрне белмичә, язучыларның тормышын, иҗат юлын өйрәнмичә генә яхшы билге алып булмый. Әдәбият, физика фәннәре кытай теле белән бер дәрәҗәдә катлаулы санала, алардан имтихан бирү авыр, шуңа күрә рус әдәбиятын сайлаучылар күп түгел.
– Баланы үз фәнең белән кызыксындыру өчен нәрсәгә игътибар итәргә соң?
– Аның предметка тартылуын күреп ала белергә, аннары сәләтен үстерү юлларын күрсәтергә. Иҗат белән мавыгуын сүрелдермәскә, тиешле урында ярдәм итеп өлгерергә. Рус теле белән әдәбиятын белү һәрвакыт кирәк, баланың зиһенле, эрудицияле, киң карашлы булып үсүе өчен ул бик мөһим. Тел яки әдәбият белгече булмаган очракта да грамоталы булуның тормышта ярдәм итәчәген төшендерергә тырышам мин укучыларыма. Башка фәннәрне сайлап, белем алу, эшеңдә уңышка ирешү өчен дөрес итеп фикерли, сөйли һәм яза белү бик кирәк бит. Үз предметымнан имтиханнарын әйбәт биреп, югары уку йортларында укучы егет һәм кызлар өчен сөенәм. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар ел саен үзләре сайлаган вузларга керә. Быел рус теленнән имтиханын югары баллга тапшырган укучыбыз Настя Уланова Казан медицина университетында укыячак. Узган ел Камилла Шиһапова КФУ журналистика бүлегенә керде. Ләйсән Хәлилова – мәдәният институтында, Алсу Сәлахова Чаллы педагогика институтының рус теле бүлегендә укый.
Урта сыйныфта укучы сәләтле, бик өметле егетебез Ислам Юнысов турында әйтеп үтәсем килә. Иҗатка тартылучан, кызыксынучан бу бала шигырьләр укый, әкиятләр яза, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, дипломнар ала. Шул рәвешле ул безнең мәктәбебезне – районда, районыбызны республикада, илдә таныта. Узган ел А.С.Пушкин исемендәге рус теле институтыннан сертификат-чакыру алып «Орленок»та булды. Быел «Алтын каләм» бәйгесендә катнашты һәм җиңүче буларак бер атна ял итеп кайтты. Исламның җиңүләрен күреп без сөенәбез.
– Укучыда теге яки бу предметка мәхәббәтне укытучы уята, дидегез. Ә Сез үзегез профессиягә ничек килдегез?
– Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган дәү әтием үрнәк булды. Аның үз кабинетында дәфтәрләр тикшереп утырганын сокланып та, кызыгып та карап тора идем. Дәү әнием башлангычларны укытты. Дәү әтиебез безне, оныкларын, җыеп китап укый иде, матур әдәбиятка мәхәббәтне ул уяткан дип беләм. Аларның үз эшләрен яратуы минем өчен үрнәк булды. Ә укытучым Галина Степановна Гусева рус телен һәм әдәбиятын тагын да яраттырды. Новотроицкое мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтында югары белем алып чыккан көннән Комсомолец мәктәбендә эшлим.
– Фәридә Фәритовна, педагог хезмәтенең төп мәгънәсен, кыйммәтен нидә күрәсез?
– Балаларның тормышта үз урыннарын табуы – безнең хезмәткә иң югары бәя. Әлбәттә, төпле белем бирү, әйбәт өлгерешкә ирешү өчен хезмәтеңне яратырга, күңел биреп эшләргә кирәк. Ләйсәннең, башка укучыларыбызның уңышы – бөтен коллективыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Бер генә фәннән яхшы өлгереш була алмый, бала төрле яклап үсә бит. Иң мөһиме, баланың теге яки бу предметны сайлавы – очраклы, сайлаган юлы үкенечле булмасын, хыяллары тормышка ашсын. Шул чагында укытучы үз хезмәтеннән канәгать була.
/ Фото Фәридә Кузнецовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев