Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тыл һәм хезмәт ветераны Мосаллия апа Салихова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

20 июнь көнне Боерган авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мосаллия апа Салихова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

–Хөрмәтле Мосаллия апа, авыр сугыш елларында тылда үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, колхозда куйган авыр хезмәтләрегез өчен без сезгә рәхмәт әйтергә килдек,- дип сүзен башлады очрашуга килгән Тукай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Асхада Наврозова. Әсхәдә ханым шулкадәр җылы , ягымлы һәм матур итеп , Мосаллия апага ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш теләде. Балалары,оныклары турында сорашып, Рәсәй Президентының шәхси котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды .Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов ,авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камиляновлар да изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләкләр дә алып килгәннәр.Мосаллия апаның күршеләре ,балаларының яраткан укытучылары Асия апа, Гөлфирә һәм Гөлфия апалар, авылыбыз аксакалы Шәйхразый ага Салиховларның ихлас теләкләре, укыган догалары бәйрәмебезгә ямь өстәде.Мосаллия апаның ярдәмчеләре,һәрчак хәлен белеп, кирәкле дарулар белән тәэмин итеп торучы, тәннәрен дә җаннарын да дәвалаучы социаль хемәткәрләребез- Земфира Мифтахова, Филига Минһаҗеваларның игелекле гамәлләренә сокланабыз. 
Мосаллия апа бүген, туксан яшен тутырганда , яраткан балаларының таянычы, кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк баса. 
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор. Илле елдан артык бергә гомер иткән мәрхүм ире Сәет абый белән биш бала тәрбияләп үстергән ана, 11 оныгы, 17 оныкчыгы булган кадерле әбекәй белән горурланабыз. "Ана даны" медале иясе, тыл ветераны Мосаллия апа, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның игелекле хезмәтләрен онытмаган җитәкчеләребезгә олы рәхмәтләрен дә җиткерде. 
Ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев