Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тормыш итү – үзе бер имтихан

Семеновлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел. 

Райондашларыбызны бәйрәмнәре белән котларга Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов һәм Ильбухтино авылы депутаты, «Пластик» ҖЧҖнең коммерция директоры Антон Комлев килде. Алар Мария Александровна белән Николай Алексеевичка җылы теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
– Гаиләгезгә 60 ел тулу – бик мөһим вакыйга. Безгә әле ул яшькә җитәргә кирәк, ә сез 60 ел бергә яшәгәнсез. Бу тирән хөрмәткә лаек, – дип соклануын белдерде Антон Комлев. Ныклы саулык, бәрәкәт, иминлек теләде.
Семеновлар гаиләсенең язмышы алтмышынчы елларда гаилә коручыларның күпчелегенә охшаган. Әле сугыштан соңгы юклык, җимереклек, акчасызлык үтмәгән чорлар. Шуңа да карамастан, Мария Александровна белән Николай Алексеевич яшьлеге һәм мәхәббәтләре белән бәхетле була. Алар 1961 елның 5 февралендә өйләнешә. Мария Александровнага 27 яшь тулган, Николай Александрович аннан яшьрәк. Икесе дә Ильбухтинодан – бер авылда туып-үскәннәр, бер колхозда эшләгәннәр, кичләрен клубка чыкканнар. Танышулары да шунда. Николай Александрович өч ел армиядә хезмәт итә, Мария Александровна аны көтеп ала. Аннары өйләнешәләр, Николай Александровичның әти-әнисе белән бергә яшиләр.
– 30 ел кайнана белән яшәдем. Бик дус, тату идек, бервакытта да ачуланышмадык. Ул үлгәч, бик юксындым үзен, – дип сөйли Мария Александровна. Ул минем күптән үлгән әниемне алыштырды. Балаларны да тәрбияләште, без бит көннәр буе эштә идек, хуҗалыкта да эш җитәрлек.
Семеновларның хуҗалыгы зур булган – сыерлар, бозаулар, дуңгыз, сарыклар, үрдәк, тавыклар тотканнар. Үзләре гомер буе колхозда эшләгән. Мария Александровна сыер да сауган, бозаулар да караган, учетчица да булган, хәтта комбайн да йөрткән. Николай Александрович машина йөрткән – арыш, сөт, бензин ташыган.
– Элек ашыгыч ярдәм машинасы юк иде. Берәрсе авырса, безгә йөгерәләр иде: «Әйдә, Николай, хастаханәгә алып бар!» – диеп. Башка шоферлардан сорамыйлар – алар тупас сөйләшә, барысы да шунда ук безгә килә иде, – дип искә ала Мария Александровна. – Кирәк булса, Николай төн уртасында да тора, шәһәргә алып бара иде. Караңгы төн, пычрак, юл юк, трактор белән тарттырган вакытлар да булды.
Күпләрне коткара Николай Семенович. Шуңа аны авылда хөрмәт итәләр. Мария Александровнага да рәхмәтле алар. Иптәше – кешеләрне, ә ул малларны саклап калган. Мария Александровна дуңгызларга, сыерларга укол кадый. Николай Алексеевичның гомуми стажы – 43, Мария Александровнаныкы 41 ел. 
Семеновлар күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шулай да бу парның иң зур казанышы – тормышта үзләрен тапкан балалары, оныклары, оныкларының балалары. Өч балаларының иң өлкәне – уллары Николайга 60 яшь. Ул инвалид, бүгенге көндә әти-әнисе белән яши, хуҗалыкта аларга ярдәм итә. Кызлары Татьянага 58 тулган, Чаллыда яши, заводта эшли. Төпчекләре Алексей да Чаллыда яши, «Пластик» җәмгыятендә хезмәт куя. Семеновларның инде 4 оныклары, оныкларының 6 баласы бар.
Балалар да, оныклар да әби-бабайлары янына кайтып йөри. Өйдә аларның фотолары күп. Күренеп тора – бу гаиләдә балаларны бик яраталар. 
«Озак вакыт бергә яшәүнең сере нәрсәдә?» дигән сорауга алар: «Тормыш итү җиңел түгел. Бер-береңне кичерергә, сабыр итәргә, юк-бар өчен тавыш куптармаска кирәк. Шунда гына гаиләдә тынычлык, тәртип булыр», – дип җавап бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев