Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сәйлән күңелне юата

Мәләкәс авылында гомер итүче Прокопьевларның йортында үзеңне күр-гәзмәдә кебек хис итә-сең. Берсеннән-берсе зәвыклы нинди генә кул эшләре юк анда! 

Коридор буйлап элен-гән пыяла киштәләрдә сәйләннән, вак таштан ясалган агачлар, чәчәкләр тезелеп киткән. Барысы да Әлфия Шамеровнаның үз куллары белән ясалган. Бу гүзәллекне тудырыр өчен никадәр осталык, түземлек кирәк бит. Бар кешенең дә кулыннан килми бу эш. 
Әлфия Шамеровна тумышы белән Үзбәкстаннан. Мәләкәскә ул әти-әнисе белән 1995 елда килә. 
– Без Мәләкәс авылын белми дә идек, – ди ул. – Автобус белән Чаллыга барышлый әнием бер хатын-кыз белән сөйләшеп киткән. Ул вакытта безнең эш тә, торыр урыныбыз да юк иде. Әлеге хатын-кыз безнең авылга килеп карагыз дип чакырган. Менә шулай без Мәләкәскә килеп урнаштык. 
Авылга килү белән алар колхоз рәисенә мөрәҗәгать итәләр. Ул аларны колхозга сыер саварга чакыра. 
– Без аңа бик рәхмәтле. Чөнки ул безне эшле дә, фатирлы да итте, – ди Әлфия Шамеровна. – Миңа ул вакытта 22-23 яшьләр иде, әнием белән сыер савучы булып эшли башладык. Безгә ике катлы йорттан фатир да бирделәр. 
Соңрак Әлфия булачак ире Олег белән таныша. Яшь гаиләгә колхоздан өч бүлмәле фатир бирәләр. Анда алар 20 ел яшиләр. Хәзер Прокопьевлар үзләренең зур матур йортларында тормыш итәләр. Кызганычка, олы кызлары авыру булып туа, аңарда балалар церебраль параличы. Бүген 23 яшьлек Альбина беренче группа инвалид, ул йөрми. 
– Фатирда яшәгәндә миңа коляска белән урамга чыгарга бик авыр иде, югыйсә, пандусы да бар иде, тик ул бик җайсыз булып чыкты. Шунлыктан без йорт салырга уйладык, – ди Әлфия ханым. – Монда күчкәнебезгә әле ике ел ярым гына. 
Тугызынчы сыйныфка кадәр Альбинаны укытучылар өйгә килеп укытканнар. 
– Укуын дәвам итеп булмады, чөнки аны читкә йөртергә мөмкин-
лекләребез юк. Сәламәт-леге дә начар, – дип сөйли әнисе. – «Солнышко» реабилитация үзәгендә дәва-лану курслары узганда кызым сәйлән белән мавыга башлады. Кызыма булыша торгач, үземнең мавыгып киткәнемне сизми дә калдым. Менә шуннан башланды инде, вакытым булган саен нәрсә дә булса ясарга тырышам. 
– Элегрәк без кул эш-ләрен гел кызым белән бергә ясый идек, – ди Әлфия ханым. – Кызганычка каршы, хәзер аның күзләре начарланды, бер күзе бөтенләй күрми. 
Әлфия Шамеровна улы Ринатның фотографиясен алмаз мозаикасы белән ябыштырып зур картинага әйләндергән. Ринат – Мәләкәс мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. Ул рәсем ясау белән шөгыльләнә, моңа өстәп, егет әле хоккей да уйный, үз авылы данын яклап төрле ярышларда катнаша. 
Сәйлән белән әйберләр ясау бик вак эш. Авыру баланы тәрбияләү белән беррәттән шуның белән шөгыльләнергә дә вакыт таба Әлфия ханым. Моңа өстәп, ул әле искиткеч хуҗабикә дә, үрнәк әни һәм яраткан хатын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев