Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш ветераннары истәлегенә агач утырттык

Сугыш ветераннары истәлегенә агач утырттык

1987 нче елда барлык сугыш ветераннары, авыл халкы, балалар җыелышып мәдәният йорты янындагы бакчага каен агачлары утыртканнар иде. Ул агачлар матур булып үсеп киттеләр, бөтен авылга ямь биреп утырдылар. Бәйрәмнәрдә сугыш ветераннарының очрашып, аралашып ял итә торган бу истәлекле урынны "Ветераннар аллеясы" дип атадык. Армиягә китүче ир балалар шул каеннарга кулъяулык бәйләүне традициягә керттеләр.Әти -әниләр , шул бакчага кереп, хезмәт итүче улларын сагынып, исән сау кайтуларын теләп дога кылалар иде. Кызганычка каршы, 2014 нче елда , шул урында яңа мәдәният йорты төзелү сәбәпле, ул каеннарны кистеләр. Аллея юкка чыкты, әмма авыл халкы күңелендә ризасызлык, рәнҗү бетмәде. Шушы ялгышны төзәтү йөзеннән мәдәният йорты янындагы 13 сутый мәйданчыкта "Ветеран " паркы булдыруны планлаштырабыз.Шул максаттан чыгып, 5 майда ТР Министрлар Кабинетының күрсәтмәсе нигезендә традициягә әверелгән "Урман утырту көне"ндә агач утыруны планлаштырдык. Безнең ниятне район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Зарипов Г.С, мәдәният бүлеге башлыгы Шакирова Г.Ю , Татарстан урман хуҗалыгы урманчысы Ирек Габделбаровичлар хуплап, безгә ярдәм итәргә алындылар.Алар белән бергәләп күңелле итеп өмә оештырдык. Ирек Габделбарович урманчылык буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, агач утырту буенча мастер класс күрсәтте. Безгә булышканы, матди ярдәм күрсәткәне өчен без аңа бик рәхмәтле. Авылдашларыбыз -тыл ветераны , әле җәй көне генә 90 яшен тутырган Рәйсә апа Шаймарданова үзенең тормыш юлдашы, сугыш ветераны мәрхүм Шәйморат ага истәлегенә агач утыртып, илгә- көнгә тынычлык, табыннарга муллык теләде. Сугыш чоры балалары, мәчеткә йөрүче абый- апаларыбыз- Сәләхетдин Авзалетдинов,Фаил Шамилов, Рәим Гатиятуллин, Рәзинә Шайхулахметова, Миннебанат Ясабиевалар да әтиләре истәлегенә дип агач утыртуда актив катнаштылар. Укытучы Бибинур Хаматова Сталинград сугышында вафат булган бабасы- Миннәхмәт Мөхәмәтдин улы, әтисе- Япониягә каршы сугышкан Тимергали Миннәхмәт улы истәлегенә дип агач утыртты. Мәктәп балалары, укытучылар, социаль хезмәткәрләр гөр килеп өмәдә катнаштылар.Барлыгы 125 төп чыршы агачы утырттык. Алла боерса , бакчабызда сугыш ветераннарыбыз истәлегенә яңа "Ветеран" паркы калкып чыгар. Изге теләкләр белән, ихлас күңелдән утырткан агачларыбыз һичшиксез үсеп китәрләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев