Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сосновый Бор поселогының тату гаиләсе

Сосновый Бор поселогында мин инде күптән сокланып йөри торган, күпләргә үрнәк булырлык тату, эшчән, хезмәтләрендә күрсәткән тырышлыклары белән матур эз калдырган Шакировлар гаиләсе яши. Тимершәех абый махсус белгечлек алган, гомерен терлекчелеккә багышлаган, соңгы 20 елын республикага танылган дуңгызчылык комплексында ветеринар булып эшләгән. Ә аның җәмәгате Мөнҗия апа –укытучы. Кырык ел буена балаларга белем-тәрбия биргән. Хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда.

Тимершәех абый тумышы белән Актаныш районыннан. Алабугада укып, белгечлек алган, җиңнәре сызганулы егет Күҗәкә авылында ферма мөдире булып эшли башлый. Күңелен биреп, ихлас эшләгән кешегә колхозда эш җитәрлек. Бигрәк тә терлекчелек тармагында. Яшь белгеч тә баш-аягы белән эшкә чума: нәселле маллар үрчетү, терлекләрнең баш санын арттыру, ит өчен асрала торган малларның югары тәүлеклек артымына ирешү һәм башкалар. Тимершәех эшли торган хуҗалык терлекчелек буенча район күләмендә шактый уңышларга ирешә. Белгечнең ул елларда бирелгән, истәлек булып саклана торган мактау кәгазьләре, дипломнары шул хакта сөйли. Нәкъ менә Күҗәкә авылында эшләгәндә ул укытучы кыз Мөнҗия белән таныша. Бер-берсен шактый сынаганнан сон, алар 1984 елда өйләнешәләр. Биш ел биредә гомер иткәннән соң яшь гаиләне, барыннан да элек шактый тәҗрибә туплаган Тимершәехне ул вакытта республикада танылган, терлекләрне яңача технологияләр белән асрый торган «Сосновоборский» дуңгызчылык комплексы үзенә тарта. Биредә ул 20 ел эшләгән һәм югары күрсәткечләргә ирешкән: төрле бәйрәмнәр, ел йомгаклары буенча Тимершәех Шакировка тырыш хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазьләре санап бетергесез. Ул үзенә генә бикләнеп яши торган кеше түгел – яңа эшкә килгән яшьләрне өйрәтә, аларга якын киңәшче була, бай тәҗрибәсен бик теләп алар белән уртаклаша. Лаеклы ялда да тик тормый – авыл читендәге бакчаларында Мөнҗия апа белән яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Нинди генә агачлар юк анда! Ә бәйрәмнәрдә, әйтик, гөрләп үтә торган Өлкәннәр көнендә, Сабан туйларында Тимершәех ага кулына гармун ала, сыздырып уйнап, җырлап та җибәрә.
Мөнҗия апа сугыш беткән елда дөньяга килә. Актаныш районы Чынык авылы кызы ул. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәләдә педагогия училищесында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген ала. Аннары туган авылына кайтып, башлангыч сыйныф балаларын укыта. Тырышлыгы, балалар күңелен аңлый, аларны үз артыннан ияртә алу сәләте, ихласлык аңа эшендә уңышларга ирешергә ярдәм итә. Шул тыйнак кына эше белән ул районда таныла. Төрле уңышлары өчен бирелгән бүләкләр, бәйрәмнәр уңаеннан элекке укучыларыннан килгән котлау хатлары укытучы эшенә югары бәя дим мин. Тынгысыз, гел яктылыкка-яхшылыкка омтыла торган укытучы читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаган. Ә гаиләләре белән күченеп килгәч, ул Кнәз урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Биредә эш башлавы җиңел генә булмый, чөнки рус телле мәктәп бу, татар балалары да рәтле-башлы туган телләрен белмиләр. Ә эшенә ихлас карарга өйрәнгән, уңай нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куйган укытучыга монда бик нык тырышырга, ана теленең матурлыгына, аның тормышта кирәк булачагына инандырырга кирәк. Укучыларны гына түгел, ата-аналарны да, рус телле коллегаларын да. Балаларны укырга, матур итеп ана телләрендә сөйләшергә генә түгел, җырларга, шигырь сөйләргә өйрәтә ул. Укучылары белән бергәләп алар район, республикада барган конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Тырышлыгын күрәләр – Мөнҗия Шакирова Россия Федерациясенең, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Шакировларның уллары Илшат Түбән Камада яши.Әти-әниләренә куанычка ике онык үстерәләр, матур-тату яшиләр. Һәрвакыт кайтып, әти-әниләренә булышалар. Менә шундый матур гаилә яши Сосновый Бор поселогында.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев