Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сөбханалла, "урланган кыз" Гайшә Гыйлметдинованың да 95 яше тулды

Күзкәйдә сугыш алды елларыннан башлап,аннан соң да күп еллар муллалык вазифаларын башкарган Бәдерттин агай Фәрхетдиновның зифа буйлы, эшкә уңган, сылу ,сөйкемле кызы Гайшәне урладылар...

Гайшәнең әтисе- заманына күрә шактый гына хәлле булган, белемле Бәдреттин мулланы раскулачивать итеп Минзәлә төрмәсенә озаталар. Ул төрмә камерасында ятканда, яттан көйләп коръән сүрәләре укый, аларның мәгънәсен аңлатып бирә. Төрмә хуҗалары аның бу сәләтен күреп алып,тоткыннар яткан камерага бер кочак гарәпчә язылган китаплар кертеп аталар, укытып карыйлар.Ул заманнарда ук белемле кешеләрнең дәрәҗәсе югары булгангадыр, аны төрмәдән азат итеп өенә кайтарып җибәрәләр. Аның янындагы 3 кешене алып чыгып китәләр, алар кире кайтмыйлар, бәлки аларны атканнардыр, -дип әтисе сөйләгәне бүгенгедәй исендә Гайшә апаның.

Сугыш башлангач Бәдреттин мулланың 3 улы да сугышка алына, икесе яу кырында үлеп кала, ә бер улы ,яраланып, бугазына пластинка куйдырып авылга кайта. Әмма гариплеге белән килешә алмыйча, кабат сугышка китә, хәбәрсез югала.

Сугыштан соң , партиянең төп сәясәтләреннән берсе динне бетерү, тыю булуга карамастан, халык, бигрәк тә өлкәннәр, яшерен рәвештә булса да үз араларыннан муллалык вазифаларын башкаручы кешләрне сайлап куйганнар. Шуларның берсе, зирәк, кыю Бәдреттин мулла качып кына коръән уку, никах, исем кушу ашларында катнаша, уразасын да тота, җомга, гает намазларын да калдырмый...

Көннәрдән бер көнне менә шундый гыйлемле, гаярь кеше - Бәдерттин агай Фәрхетдиновның кызы Гайшәне Туера авылы егете, сугыштан орден- медальләрен тагып кайткан, батыр егет - Фәссах Гыйлметдинов урлап өенә алып кайта.

"Ул сине кайда күргән соң?,- дигән соравыма, Гайшә апа елмаеп, болай дип сөйләде.

Күзкәйдә элек базар булган, егетләр анда мал - мөлкәт, кирәк- яраклар сатып алырга гына түгел, кыз күзләргә дә килә торган булганнар. Менә шунда күреп кала да инде Фәссах абый бу чибәркәйне.Иптәш егете Миңнулла белән ат җигеп, ат муенына 3 кыңгырау тагып, кыз урларга киләләр.Ул чакта Гайшәнең дуслашып йөргән Ярулла исемле егете дә була. Егете сизеп алып, дусты Хатип белән кыз урлаучыларны куып та карыйлар, әмма куып җитә алмыйлар.Күзкәйне чыккач, Туера егетләре басу юлында кыңгырауларны чишеп җибәрәләр, шау-гөр килеп киленне йортка төшерәләр.

"Минем хатын бай , бирнәгә ат чанасында 2 капчык чикләвеге бар иде ",- дип һәрчак мактанган Фәссах абый. Ә Гайшә апаның каенсеңелесе Фатыйма ,килен сандыгын ачкач шаккаткан. "Күлмәкләрнең асылы да ,хөлләсе дә бар безнең киленнең ",-дип ,һәрчак горурланып әйтә торган булган.. .

Бик бәхетле яшиләр Фәссах абый белән Гайшә апа. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Фәссах абый авырып дөнья куя,сагынганда Гайшә апа баш очында эленеп торган картының түбәтәе белән дисбесенә карап юана. Бүгенгесе көндә уллары, киленнәре, кияүләре тәрбиясендә бәхетле әнкәй, әбекәй булып яши ул.Күзләре яхшы күрә, газета җурналлар укый, 5 вакыт намазын калдырмый, мәгънәле, матур итеп әңгәмә кора.

Затлы , нәзакәтле, чиста, пөхтә ,сабыр, күркәм холыклы Гайшә әбекәйне туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын бирде, истәлеккә бүләк тапшырды , ветераннар ( пенсионерлар) һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов ,Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов юбилярга шулай ук изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Гайшә әбекәйгә хәерле гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп , рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, озак яшәргә насыйп булсын аңа .

                                                                            Боерган башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев