Сирәк талантлы шәхес
Тарихи материаллар белән танышканда һәр милләтнең гаҗәеп зур исемнәргә лаек булып, мәңге җуелмаслык тирән эз калдырган уллары һәм кызлары турында укырга туры килә. Шушы уңайдан мин яшьлек дустым Илгизәр Кормашев турындагы истәлекләремне яңартмакчы булдым. Илгизәр Кашаф улына, исән булса, 20 августта 80 яшь тулыр иде.
Без аның белән күршеләр идек. Бергә укып, бергә уйнап, бер кабым ризыкны урталай бүлеп үстек. Әтиләре иртә үлеп киткәнгә, балалары Мәнзүмә һәм Илгизәрне мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Салиха апа үзе генә карап үстерде. Алар мәктәп ишегалдындагы өйнең кечкенә генә бер бүлмәсендә (почмагында) яшәделәр. Урын тар булганлыктан, Илгизәрнең йокысы да, дәресләр каравы да караватның икенче катында узды. Әнә шундый кыенлыклар булса да, Илгизәр әнисенә булышты, иртән дәресләргә кадәр сыйныф мичләренә ягу өчен утын ташышты. Яхшы укыды, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Кулында һәрчак каләм булыр һәм ни күрсә шуны рәсемгә төшерер иде. Ул вакытта ак кәгазе дә, төсле карандашлары да юк иде бит. Шуңа күрә иске газета һәм китап битләренә ясарга мәҗбүр булды. Өлкәнрәк сыйныфларда укый башлагач, мәктәп, сыйныф стенгазеталарын эшләде. Бигрәк тә тәртипсез балаларга багышланган карикатуралары, бөтен мәктәпне үзенә җәлеп итеп, аякка бастыра иде. Хәтеремдә, ул үз сыйныфына И.В.Сталинның портретын ясап элеп куйды. Берәр профессионал рәссам ясаганмыни! Илгизәр спортны да бик яратты, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы ярышларында катнашып, мәктәп, район дәрәҗәсен яклауда зур өлеш кертте. Мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән спектакльләр әзерләнеп, әлеге труппалар еш кына күрше авылларга да чыгалар иде. Клублар тамашачы белән шыгрым тулы – яшьләр Илгизәр башкаруындагы рольләрне карарга агылды, чөнки мәхәббәткә, гыйбрәтле язмышларга багышланган рольләрне аннан да оста уйнаучы булмагандыр.
Урта мәктәпне тәмамлагач, бер авырлыксыз Казан пединститутына укырга керде, ләкин бераз укуга, күпләрне гаҗәпләндереп, туган авылына әйләнеп кайтты һәм клубка рәссам-бизәүче булып урнашты. Менә шушында аның таланты бөтен күпкырлылыгы белән ачылды. Клуб эче дисеңме, аның тирә-ягы дисеңме, картина галереяларыннан аерып булмаслык итеп бизәлде.
Мин Ижау каласында яшәгән елларымда Илгизәрнең берничә рәсемен танышым Николай Борисов дигән бик абруйлы һөнәри рәссамга күрсәттем. Ул беренче күз салуга ук: «Бу бит талант! Хәзер үк миңа килсен, остаханәмә эшкә урнаштырам, торак белән дә тәэмин ителер. Мондый осталык югалып калырга тиеш түгел. Аллаһ моңа рәссам талантын бер дә кызганмыйча биргән!» – диде.
Илгизәр, әнисен ялгыз калдырып, читкә китеп яшәүне башына да китерә алмады, аны зурлап тәрбияләде. Тик без дусларына да билгесез сәбәпләр аркасында, ул гаилә кормады, гәрчә, аның белән парлашып гомер кичерергә теләүче кызлар бихисап булсалар да.
Аяныч, менә шушы сирәк талант иясе, хөкүмәт бәяләренә лаек һәм милләтебезнең горурлыгы булырдай бөек зат, 40 яшен дә тутырмыйча, йөрәк өянәгеннән якты дөньядан китте.
Озак еллар хәрби хезмәтемнән соң туган төбәгемә әйләнеп кайту белән, авыл зиратында дустым кабере янына килдем. Куе куаклар белән капланган каберне көчкә эзләп таптым, югалып калдым. Шуннан соңгы елларда мин аның иҗатташы, каләмдәше Рафаэль Гыймазетдинов белән бергә кабер өстен чистартып тәртиптә тоттык. Чардуганына үзебез әзерләгән кечкенә генә булса да мәрмәр тактаны беркетеп куйдык.
Мин дә хәзер картайдым, авыр эшләрне башкарып булмый, ә зур хөрмәткә лаек дустым Илгизәрнең кабере тагын чүпләнә башлады. Бу эшне киләчәктә авылыбызның яшьләре, үзләренең игьтибарына алып, тәртиптә тотсыннар иде, дигән өмет-ышаныч белән яшим.
Фото автор тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев