Рухи кыйммәтләр сагында – ярты гасыр!
«Татар телен яратып өйрәнүче, ана телендә сөйләшүче бала әдәпле дә, инсафлы да. Ул укытучыга хөрмәт белән карый», – ди Новотроицкое мәктәбенең беренче категорияле татар теле укытучысы Кәүсәрия Мәүлиева. Туган тел, мәктәп, укучылар турында аның белән көннәр буе сөйләшеп утырырга булыр иде. Кәүсәрия Җиһангир кызының тәҗрибәсе бик зур – ул инде 50 ел берөзлексез мөгаллимлек итә.
Ана теле укытучысы – балаларның күңеленә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт орлыклары салучы ул. Моның өчен күпкырлы эшчәнлек алып барырга туры килә. Озак еллар эшләү дәверендә Кәүсәрия ханым үзенең бай иҗат лабораториясен булдырган. Үз дәресләрендә ул телне өйрәтүне генә максат итеп куймый. Ана теленең аһәңле, моңлы яңгырашын балаларга җиткерүгә, ягъни сөйләм күнекмәләрен үзләштерүгә, милли мәдәният һәм сәнгать белән кызыксындыруга юнәлдерелгән алымнар кулланып эшли. Ул – үз дәресләренең чын хуҗасы, патшабикәсе.
Кәүсәрия Мәүлиева яшь буынны халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклаучылар һәм яклаучылар итеп тәрбияләүне ана теле укытучысының төп максаты итеп күрә. Тарихи һәм мәдәни мирасыбызны өйрәтүгә, милли традицияләребезне саклауга зур игътибар бирә. Аның укучылары «Нәүрүз бәйрәме», «Карга боткасы», «Кич утыру», «Аулак өй» бәйрәмнәрендә, «Озын толым – кызлар күрке» кебек класстан тыш чараларда теләп катнаша. Алар, укытучы апаларының тырышлыгы белән, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров, композитор Фәрит Хатыйпов, җырчылар Рөстәм Маликов, Рәбига Сибгатуллина, хәтта виолончельдә уйнаучы Лариса Маслова кебек танылган сәнгать осталары белән очрашу бәхетенә дә ирешкәннәр.
Кәүсәрия Җиһангир кызы авыл җирлегендә уздырыла торган Сабан туеның сценариен төзүче һәм авыл мәдәният йорты сәхнәсендә куела торган спектакльләрнең режиссеры да. Аның җитәкчелегендәге драма түгәрәге «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), «Чаткылар» (Т. Гыйззәт), «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин) пьесалары белән район күләмендәге үзешчән сәнгать бәйгеләрендә дипломант була, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Татар халкының милли традицияләре» дигән үз программасы белән ул инде күп еллар дәвамында факультатив дәресләр алып бара. Дәресләрдә дин әһелләре, хаҗ кылучылар белән очрашулар оештыра. Балаларның югары әхлаклы булып үсүендә мондый чараларның әһәмиятен югары бәяли.
Кәүсәрия Җиһангировна үзенең күп еллык тәҗрибәсе белән уртаклашуга җитди карый, киңәшмәләрдә чыгышлар ясый, ачык дәресләр үткәрә. Укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе укучыларының төрле бәйге һәм олимпиадаларда җиңүләрендә чагыла, дигән фикердә ул. Үзе дә татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадаларын үткәрү комиссиясе әгъзасы.
Кәүсәрия Мәүлиеваның намуслы хезмәте лаеклы бәясен ала килә. Аның ярты гасырлык хезмәт юлында алган бүләкләрен санап бетерерлек түгел. 2016 елда мөгаллимә ханым Татарстан укытучыларының «Укытучы-оста» дигән грантлы конкурсында җиңүче булды. Ул РФ һәм ТР мәгариф министрлыкларының, Тукай районы башкарма комитетының Мактау грамоталарына ия.
Кәүсәрия Җиһангировна заман белән бергә атлый. Компьютер һәм интернет мөмкинлекләреннән файдаланып эшләүнең уңайлыклары өчен сөенә. Яңа – хезмәт юлындагы 51нче уку елы башланганын ул һәрвакыттагыча матур планнар һәм әзерлек белән түземсезләнеп көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев