Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Рух ныклыгы

– 22 яшемдә юл-транспорт һәлакәтенә очрадым. Аңыма килгәндә мин Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә идем. Шунда табиблар сул аягымны кистеләр. Менә инде шуннан бирле протез белән йөрим, – ди Күктәк Мирсәет авылында яшәүче Рөстәм Идрисов.

Рөстәм Зөфәр улы шушы авылда туып-үскән. Әтисе Зөфәр остаханә мөдире, әнисе Рәисә сөт җыючы булып гомер буе шушы җирлектә эшләгәннәр. 
– 1982 елда өлкән комбайнчы Салих Харисов мине үзенә ярдәмче итеп эшкә алды. Ике сезон Колос комбайнында эшләдем. Механизатор һөнәрен сайлавыма да шул еллардагы беренче чыныгуым сәбәпче булды, – дип сөйли Рөстәм Зөфәр улы хезмәт юлының башы турында.
Армия хезмәтеннән соң, егет әти-әнисе нигезендә төпләнә. Рөстәмнең балачактан үк тырышлыгын, эшчәнлеген күргән хуҗалык рәисе Ильяс Гыйлаев аңа Нива комбайнында эшләргә тәкъдим итә. Икеләнеп тормый яшь егет – штурвал артына утыра.
– Иртәнге 5тә торып китәсең. Сүз дә юк, комбайнда эшләү җиңел түгел. Әмма кыенлыкларны җиңәр өчен җирне яратырга, эшкә җаваплы карарга, бар күңелеңне бирергә кирәк, – дип сөйли Рөстәм Зөфәр улы. 
Нива комбайнында эшләгән вакытта ул колхозда да беренчеләр рәтендә, районда да алдынгылар арасында булган. Шулай матур гына эшләп йөргәндә Зөфәр бәхетсезлеккә юлыга.
– 1988 елның көзе иде. Кичке якта мотоцикл белән күрше авылга юл тоттым. Каршыга килә торган ике машина күзләремне чагылдырды. Бәрелешүдән соң алар туктап та тормадылар, китеп бардылар, – дип искә ала Рөстәм Зөфәр улы авариягә очраган вакытын. 
Тик гомере бетмәгән булган икән. Бәхетенә, юлда Рөстәмне олы йөрәкле кеше күреп алып, дәваханәгә илткән. 
– Гомеремне саклап калган кешенең күзенә карап зур рәхмәтләремне әйтәсем килде, тик мин аны яңадан бер дә очратмадым. Соңрак, безнең авылда яшәүче туганнары барлыгын белгәч, аларга барып рәхмәт сүзләремне җиткердем. Мин ул кешегә гомерем буена чиксез рәхмәтлемен, – ди ул.
Өздергән аягына протез куйганнан соң, Рөстәмнең тормышы яңадан башлангандай була. Ул гаилә кора, өч балалары туа. Кабат комбайнга утыра. Көненә 1200әр центнер ашлык суктыра. Шул вакытта иярләгән «Нива» комбайнында Рөстәм Зөфәрович 2005 елга кадәр эшли. 
– Эштән туктагач та, хәрәкәтсез торганы юк аның. Язын, көзен техника ремонтлый, җәен бакчадан керми, кышын ишегалдында кар тотмый. Кул көрәштерү буенча спорт ярышларында бик актив катнаша ул. Республикада үз категориясендә беренче урынны, районда икенче, өченче урыннарны яулап, биш медаль алуга иреште, – дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Фәйрүзә ханым. 
Күңел төшенчелегенә бирешмичә, үзеңдә көч табып, зур теләк белән тырышып туган туфрагыңа хезмәт иткән, hәрвакыт хәрәкәттә булган Рөстәм Идрисовка сокланмый мөмкин түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев