Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Пенсиягә чыгу тормыш бетте дигән сүз түгел

Авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмасына җитәкчесе итеп сайланырга тәкъдим ясагач, төн йокыларым качты. Оешма кечкенә түгел, моңа кадәр бу урында җитәкче эшләрдә тәҗрибәле авылдашыбыз эшләде. Булдыра алырмынмы, дип борчылдым. Күп уйлана торгач, ниятләдем, чөнки авылның ветераннар хәрәкәтенә матур гына нигез салынган, оешманың гадәткә кергән традицияләре бар, үзем дә ветераннарның җәмәгать эшләрен чит итмәдем, авылның барлык пенсионерларын, аларның хезмәт юлларын, сәләтләрен беләм...

Өч ел вакыт узды, бер урында таптандык димәс идем. Өлкән яшьтәгеләр өчен үткәрелә торган район, республика конкурсларында актив катнаштык: елның-елында «Балкыш» фестивалендә призлы урыннар алабыз, «Чишмә башы» («Истоки») конкурсында да призерлар булдык. Свердлау өлкәсендә уздырылган халык иҗаты фестиваленә бик матур концерт номерлары алып бардык. Андагы төбәкара ярышларга бик сәләтле коллективлар килгән иде.
Ветераннарыбыз үзешчән сәхнәсенең төп умырткасы – 30 еллык тарихы булган «Әллүки» халык фольклор ансамбле. Аңа сәхнә остасы Флүрә апа Нуриева нигез салды. Хәзер ансамбль белән җырчы, гармунчы Рафис Хәсәнов җитәкчелек итә. «Әллүки»нең мәктәп укучыларыннан торган «Тамчы» фольклор төркеме дә оешты. Бертуктаусыз халык йолаларын, борынгы уеннарны, җырларны өйрәнәбез, эзләнәбез. Алар нигезендә яңа сюжет әзерләнә. Районда, республикада нинди генә бәйге үткәрелмәсен, катнашырга тырышабыз. Мамадышта уздырылган фольклор коллективлар фестивалендә, Биектауда ел саен уздырыла торган «Түгәрәк уен» конкурсында катнашмый калганыбыз юк. Өлкәннәр белән «Сыер саклау» сюжетын сәхнәләштергән идек. Ул бик табигый килеп чыкты, байтак кына онытыла башлаган йолаларны, уеннарны, җырларны искә төшердек һәм фестивальдән беренче урынны алып кайттык.
Быел Өлкәннәр көне киң колач белән, мул табынлы итеп үткәрелде. Җитмешләп кеше рәхәтләнеп ял итте. Аңа кадәр, Өлкәннәр көненә багышлап, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы спорт ярышлары уздырды. Анда кул көрәше буенча Рафис Хәсәнов, хатын-кызлардан Илгизә Нуруллина; төз атуда Вәсилә Маннапова, Ринат Зиастдинов, Марсель Биктимеров югары күрсәткечләр яуладылар. Илгизә Нуруллина йөзү ярышларында республикада район данын яклады – икенче урынны алып кайтты. Вәсилә Маннапова, Нәзирә Бәдретдинова һәм Илгизә Нуруллина республика спартакиадаларында катнаштылар. Җиде ветераныбыз ГТО нормаларын үтәде, аларга күкрәк билгеләре тапшырылды. Авылда, районда уздырылган ярышларда Мулланур Сабиров, Нәзирә Бәдретдинова, Индира Шәйхаттарова, Владимир Карпов, Гөлнур Хәмәдиева, Илгизә Нуруллина, Вәсилә Маннапова, Гөлчәчәк Гыймадиева аеруча актив катнашалар. Мин аларга бик рәхмәтле. Ветеран спортчыларыбызны ярышларга алып барганда авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка мөрәҗәгать итәм. Беркайчан да булышмый калганы юк. Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зариповка да рәхмәтемне җиткерәсем килә. 
Эштән китү тормыш бетте дигән сүз түгел, активрак булырга, аралашып, яшәргә омтылырга кирәк. Аның өчен авылда мөмкинлекләр җитәрлек: менә дигән мәдәният йортыбыз, анда ветераннар бүлмәсе, спорт мәйданчыгыбыз,төрле газета-журналлар кереп укырга, китап алырга бай фондлы китапханәбез бар. Аның каршында менә унбиш елга якын инде «Хатирә» ветераннар клубы эшли. Анда төрле әһәмиятле вакыйгаларга багышланган тематик кичәләр үткәрелә. Ил-көнебез тыныч булсын, ничә генә яшьтә булсак та, күңелле итеп, үзара аралашып яшик. 

Кәүсәрия Хафизова, 
Күзкәй авылының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев