Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Өлкәннәр хөрмәткә лаек

Районыбызның хөрмәтле кешеләре бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтә. Аларны гомер бәйрәмнәре белән район җитәкчеләре дә котлады. 

Куанычлы сәфәребез Мәләкәс авылыннан башланды. Биредә Анастасия Афанасьева яши. Тумышы белән ул Җәйләү авылыннан. 
– Кияүгә чыккач, гомер буе шушы колхозда эшләдем. Фермада сыерлар карадым. Хезмәттән бер дә курыкмадым, бар эшне яратып башкардым, – дип үзе белән таныштырды Анастасия апа. 
Бүгенге көндә ул кызы Елена hәм оныгы Вячеслав белән яши. «Әкрен генә ихатада йөрим. Һәр таңга сөенеп, дөньяның матурлыгын, тәмен тоеп яшим», – ди ул. 
– Шөкер, әниебез 90 яшендә. Ул күзлексез газеталар да укый, телевизордан яңалыкларны күзәтеп бара, безгә дә сөйли. Хоккей карый, кем җиңгән, кем отылганын белә. Үзе бик юмарт, – ди әнисе турында кызы Елена Нәбиуллина. 
Анастасия Ивановнаны олы юбилее белән район башлыгы Фаил Камаев, ветераннар hәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев котлады. Аңа Россия Федерациясе президенты В.Путинның котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Икенче юбиляр – Малтабар авылында яшәүче Миңнешәех Шәһиәгъзәмов та котлаулар кабул итте. Аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров hәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов килде, балалары җыелды, котлау хаты бирелде.
– Армиядән кайткач 13 ел механизатор булып эшләдем. Аннары күп еллар тракторчылар бригадиры булдым. И, яшь чаклар! Тракторда эшләгән вакытта айга 313 гектар җир сөргән чаклар бар иде. Шуның өчен мине «универсаль кеше» дип авыл рәисе мактаган иде дә әле, – дип истәлекләрен яңартты Миңнешәех абый. 
Район хакимияте тарафыннан мондый котлаулар, өлкәннәрне хөрмәт итеп, олылап килүләре күркәм традиция генә түгел, шәфкатьлелек багланышы, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү чарасы да. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X