Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мулла кызы Гайшә Гыйльметдинова 95 яшен тутырды

Күзкәйдә сугыш алды елларыннан башлап, аннан соң да күп еллар муллалык вазифаларын башкарган Бәдертдин агай Фәрхетдиновның зифа буйлы, эшкә уңган, сылу, сөйкемле кызы Гайшәне урладылар...

– Гайшәнең әтисе заманына күрә шактый гына хәлле булган, белемле Бәдертдин мулланы, кулак дип гаеп-
ләп, Минзәлә төрмәсенә озаталар. Ул төрмә камерасында ятканда, яттан Коръән сүрәләрен көйли, аларның мәгънәсен аңлатып бирә. Төрмә хуҗалары аның бу сәләтен күреп алып, тоткыннар яткан камерага бер кочак гарәпчә язылган китаплар кертәләр, укытып карыйлар. Ул заманнарда ук белемле кешеләрнең дәрәҗәсе югары булгангадыр, аны, төрмәдән азат итеп, өенә кайтарып җибәрәләр. Ә янындагы өч кешене алып чыгып китәләр, алар кире кайтмыйлар, бәлки аларны атканнардыр, – дип, әтисе сөйләгәннәрне хәтерендә яңарта бүген Гайшә апа.
Сугыш башлангач, Бәдертдин мулланың өч улы да сугышка алына, икесе яу кырында үлеп кала, ә бер улы, яраланып, бугазына пластинка куйдырып, авылга кайта. Әмма гариплеге белән килешә алмыйча, кабат сугышка китә, хәбәрсез югала.
Сугыштан соң партиянең төп сәясәтләреннән берсе динне бетерү, тыю булуга карамастан, халык, бигрәк тә өлкәннәр, яшерен рәвештә булса да үз араларыннан муллалык вазифаларын башкаручы кешеләрне сайлап куйганнар. Шуларның берсе – зирәк, кыю Бәдертдин мулла качып кына Коръән уку, никах, исем кушу ашларында катнаша, уразасын да тота, җомга, гает намазларын да калдырмый...
Көннәрдән бер көнне менә шундый гыйлемле, гаярь кеше Бәдертдин агай Фәрхетдиновның кызы Гайшәне Туера авылы егете, сугыштан орден-медальләрен тагып кайткан батыр егет Фәссах Гыйльметдинов урлап өенә алып кайта.
«Ул сине кайда күргән соң?» – дигән сорауга Гайшә апа, елмаеп, шул вакытларны искә төшерә.
Күзкәйдә элек базар булган, егетләр анда мал-мөлкәт, кирәк-яраклар сатып алырга гына түгел, кыз күзләргә дә килә торган булганнар. Менә шунда күреп кала да инде Фәссах бу чибәркәйне. Иптәш егете Миңнулла белән ат җигеп, ат муенына өч кыңгырау тагып, кыз урларга киләләр. Ул чакта Гайшәнең дуслашып йөргән Ярулла исемле егете дә була. Егете сизеп алып, дусты Хатыйп белән кыз урлаучыларны куып та карыйлар, әмма куып җитә алмыйлар. Күзкәйне чыккач, Туера егетләре басу юлында кыңгырауларны чишеп җибәрәләр, шау-гөр килеп киленне йортка төшерәләр.
«Минем хатын бай, бирнәгә ат чанасында ике капчык чикләвеге бар иде», – дип һәрчак мактанган Фәссах абый. Ә Гайшә апаның каенсеңлесе Фатыйма килен сандыгын ачкач шаккаткан. «Күлмәкләрнең асылы да, хөлләсе дә бар безнең киленнең», – дип һәрчак горурланып әйтә торган булган.
Бик бәхетле яшиләр Фәссах абый белән Гайшә апа. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин Фәссах абый авырып дөнья куя, сагынганда Гайшә апа картының түбәтәе белән дисбесенә карап юана. Бүгенге көндә уллары, киленнәре, кияүләре тәрбиясендә бәхетле әнкәй, әбекәй булып яши ул. Күзләре яхшы күрә, газета-журналлар укый, биш вакыт намазын калдырмый, мәгънәле, матур итеп әңгәмә кора.
Затлы, нәзакәтле, чиста, пөхтә, сабыр, күркәм холыклы Гайшә әбекәйне туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын бирде, истәлеккә бүләк тапшырды, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов юбилярга шулай ук изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Барыбыз да Гайшә әбекәйгә хәерле гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек теләдек. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, озак яшәргә насыйп булсын, дип юрадык.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев