Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мәрхәмәтлелек бәйрәме

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Новотроицкое авыл җирлегендә бай эчтәлекле бик матур чара узды. «Язмыш сынауларына карамастан, сез барыгыз да күңел түрегездә якты уй-хисләрегезне саклап кала белгәнсез, алар кояш нурларыдай балкыган күзләрегездә чагыла. Сезнең карашларда киләчәккә ышаныч, өмет, шатлык бар. Сез һәр көннең кадерен белеп яшисез», – дип башлады бәйрәмне район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.

– Район җитәкчелеге исеменнән сезгә иң изге теләкләрне җиткерәм. Сезнең көчле рухыгыз, авырлыкларга бирешмичә яши белүегез безне сокландыра. Ныклы сәламәтлек, сабырлык, туганнарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә, – дип теләде ул.
Шулай ук бәйрәмгә җыелган кунакларны авыл җирлеге башлыгы урынбасары Надежда Санникова, Новотроицкое авыл җирлегенең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Әсхәт Насыйбуллин, китапханә һәм мәдәнитят йорты хезмәткәрләре котлады. Кичә бик җылы мохиттә узды.
Чараның икенче өлеше озак еллар пар канат булып, бер-берсен аңлашып гомер кичергән парлар белән очрашуга багышланды.
Хәйдәр Гыйлемхан улы белән Тәнзилә Гәрәй кызы Сәлахиевлар алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Бүген икесе дә инвалидлыкта. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әби белән бабайга куанычка өч оныклары, өч оныкчыклары үсеп килә. Күркәм гадәт буенча әлеге гаилә район ЗАГС бүлегенең мактаулы актлар китабына да кертелде. Бу көнне вәкаләтле кунакларны башка гаиләләрдә дә көтеп алдылар. Күперле авылыннан Хәйдәр Дәүләт улы белән Мөнирә Сабир кызы Кәлимуллиннар 48 ел инде гомер сукмагыннан иңне-иңгә куеп атлыйлар. Аларның бер-берсенә карата кайгыртучан, эчкерсез мөнәсәбәтләрен күреп, яше дә, карты да соклана. Шул ук авылдан Фәнил һәм Ләйлә Нәбиуллиннар яраткан уллары Фәнзилне тәрбияләүгә бөтен тырышлыкларын куялар. Фәнзил физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелә торган бер генә ярыштан да читтә калмый. Күперледән – Хәсәновлар, Новотроицкоедан Ксенофонтовлар гаиләләрендә дә бу көнне җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
– Физик мөмкинлекләреә чикле кешеләр – алар бит рухлары шулкадәр көчле затлар. Алар үзләренең тормышка, яшәешкә булган мәхәббәтләре, кешеләргә булган ихлас ышаныч-өметләре бәрабәренә иң авыр киртәләрне дә җиңү мөмкинлеген көн саен, сәгать саен раслап киләләр. Безнең авыл җирлегеннән Наил Заһретдинов, Нәбиуллиннар, Исаевлар, Кәлимуллиннар гаиләләре авыл, район җирлегендәге барлык ярышларда актив катнашалар, – дип, авылдашларына ихлас рәхмәтен җиткерде Новотроицкое авыл китапханәсе мөдире Гөлшат Габидуллина.
Чыннан да, туңган йөрәкләрне дә җылытырлык шундый ихлас очрашулардан үзеңә күпме яктылык, күңел байлыгыгы, хиссияти яктылык алып кайтасың. 

Фото район граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев