Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Миннегаян апаның матур бәйрәме

Биклән авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Миннегаян Харис кызы Юнысова шушы көннәрдә 90 яшен тутырды. 

Миннегаян апаның бик матур чагы. Бер дә туксан яшь биреп булмый әле аңа. Зиһене ачык, хәтере әйбәт, сәламәтлегенә дә күз тимәсен: иртән торуга ишегалдына яуган карны көрәп керә әле ул. Ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар, үзен тәбрикләр-гә килгән кунаклар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. Ә кунаклар юбилей көнендә күп булды. Тукай районы башлыгы исеменнән котларга дип башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев килде. Ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәүлетҗан Хисамиев, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина матур теләкләрен җиткерделәр. Районның социаль яклау идарәсеннән Гөлнур Исмәгыйлева бүләкләр белән килде. Авылдашы, фермер Рафис Вилдановның, «Биклән» хуҗалыгы җитәкчесе Гарсеван Вардересянның күчтәнәчләре ямь өстенә ямь булды. Миннегаян апа үзенә игътибар күрсәтүчеләрнең барысына да бик рәхмәтле, гомер бәйрәменең шулай күңелле үтүенә чын күңеленнән сөенә. 
Тугыз дистәсен түгәрәк-ләп, унынчысын ваклаган апаның матурлыгына сокланырлык. Безнең ак яулыклы әбиләр бигрәк сөйкемле шул алар. Нинди генә кыенлыклар күрсәләр дә, тормышны яратудан ваз кичми яши беләләр, шуңадыр йөзләре дә балкып тора. Гомерләре гадел хезмәт белән үткәнгә, җаннары тыныч, халык алдында, үз намуслары алдында йөзләре ак аларның. 
Ә бит бала вакыттан ук авыр тормыш арбасын җигелеп тартулар бик авыр булган. Барлык чордашлары кебек, Миннегаян апаның да үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш хәбәре килеп ирешү белән, әтиләре Харис фронтка алына. Гаиләдә дүрт бала, Миннегаян өченчесе. 1944 елны шомлы хәбәр килә: «Әтиегез хәбәрсез югалды...» Өй эчен караңгылык баса. Тол ана, дүрт ятим бала... Әниләре: «Түзик, балакайларым, әтиегез бәлки исәндер, күңелем шулай тоя», – дисә дә, башка бернинди хәбәр килми. 
Сугыштан соң да тормышлар тиз генә җайла-нып китми шул әле. «Минем әни ничек чыдады икән? – дип бала вакытларын хәтереннән кичерә Миннегаян апа. – Хезмәт көненә бернинди акча түләү юк ул вакытта, халыкның җелеген суырдылар бит таякка эшләтеп, ашарга да, кияргә дә булмады. Салым, заемнар түләтеп бәгырьләренә үттеләр. Әниләр ач балаларының авызыннан өзеп хөкүмәткә йомырка, сөт тапшырырга мәҗбүр булдылар...» 
Балалар барысы да бик иртә тормыш арбасына җигеләләр. Миннегаянга мәктәптә укып йөрүләр насыйп булмый, ул бик яшьли әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри башлый, сарыклар да көтә, атлар да карый. Соңрак колхоз сыерларын саварга алына һәм лаеклы ялга чыкканчы шул эштә була. 
Эшләгән, көчле вакытларын сагынып искә төшерә Миннегаян апа. Өч дистә ел гомерен авыр хезмәткә багышласа да, үкенми. Хезмәттәшләрен, шул чордагы җитәкчеләрне җылы итеп телгә ала. 
Җиткән кыз булгач, 1957 елны, тегермәнче егет Рәфкатькә тормышка чыккан. Алар Бикләндә үз йортларын җиткереп, 49 ел тигез-тату гомер кичерәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Миннегаян апаның ире гүр иясе инде. Балаларын югалту хәсрәтен кичерергә дә туры килгән аңа. Язмыш сынауларын сабырлык белән җиңеп, көчле рухлы булып кала белгән. Бүген килене Резидә хөрмәтендә яши, аңа рәхмәтләре чиксез. Авылдашы, социаль хезмәткәр Рузилә Ганиеваны да туганы кебек якын итә. Авыл җирлеге ветераннар советын җитәкләүче Асия апа Фазуллина белән хәбәрләшеп торуына сөенә. Тирәсендә яхшы кешеләр күп булуга куанып бетә алмый Миннегаян апа. Ул үз туган җирендә кирәкле булып яшәве белән бәхетле. Үзе корган нигездә тыныч кына картлыгын каршылый – бу да бәхет. 
Без Миннегаян апаны матур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт булып, алдагы гомерен куаныч белән кичерергә насыйп булсын аңа. 
Юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев котлады. / Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев