Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Минем сыерларым акыллы

«Гигант» хуҗалыгының сыер савучылары районда һәрвакыт беренчеләр рәтендә. Узган ел районның иң алдынгы сыер савучысы исемен бу хуҗалыкта эшләүче Әлфирә Солтанова яулаган иде. Быел исә бу исемгә 30 ел «Гигант»та хезмәт куючы Елена Гәрәева лаек булды. Ул район башлыгының мактау грамотасы һәм мультиварка белән бүләкләнде.

Бу хуҗалыкка аны үзе монда сыер савучы булып эшләгән каенанасы алып килә. Елена биш ел аның белән бер бригадада хезмәт куя.
– Мин савымчылар бәйгесендә ел саен диярлек катнашам. Былтыр икенче урынны алган идем, алдагы елларда да җиңгән чакларым булды. Тукай районы данын яклап республика турында да катнаштым. Быел да республика бәйгесенә барырга тиеш идем, тик коронавирус аркасында аны уздырмадылар, – дип сөйли Елена Степановна.
Билгеле, мондый нәти-җәгә ирешү өчен тырышып эшләргә, үз эшеңә җитди карарга, малларны яратырга кирәк.
Елена – керәшен кызы. Яңа поселогына ул 1978 елда әти-әнисе белән Яңа Гәрдәледән күчеп килә. (редакциядән: хәзер андый авыл юк, ул урында «ТЭМПО» заводы төзелгән). Елена ишле гаиләдә үсә, гаиләдә ун бала булалар – дүрт кыз һәм алты малай. Еленаның әтисе «Гигант» совхозында комбайнчы булып эшли, әнисе – җыештыручы. Мәктәптән соң Елена Чаллы шәһәре-нең 78нче техник училищесын тәмамлый, токарь-оператор белгечлеген алып, берникадәр вакыт заводта да эшләп ала. Кияүгә чыккач, ире белән яңадан поселокка әйләнеп кайталар.
Еленаның эш көне иртәнге дүрттә башлана. Үз хезмәтенә чын-чынлап гашыйк кеше генә һәр көн иртә таңнан торып, ял көне дисеңме, бәйрәм көнме, шулай эшли аладыр, мөгаен. Иртәнге савымнан кайтканда күп кеше эшкә генә кузгала. Кичке савымын бетереп кайтканда күпләр йоклый. Еленаның 50 баш савым сыеры бар.
– Иртән фермага килү белән без азык таратабыз, эш урынын тәртипкә китерәбез, аннан соң савымга керешәбез. Минем сыерларым акыллы, мине тыңлыйлар, аңлыйлар. Мин аларны әллә кайдан таныйм, алар да мине. Һәрберсенең үз холкы, үз гадәте бар. Һәрберсенә исемләп эндәшәм: Рябина, Калина, хәтта Мартышка кушаматлы сыерым да бар. Ул бик шаян, урынында тик тормый, аягы белән тибенеп интектерә. 
Хәзерге вакытта «Гигант» хуҗалыгында савымчыларның дүрт бригадасы эшли. Елена Гәрәева бригадасында дүрт төп һәм бер алмаштыручы сыер савучы. 
– Яшьләр фермада эшләргә атлыгып тормый хәзер. Күбесе шәһәргә китеп бара. Дөресен әйткәндә, безнең хуҗалыкта җырлап эшләргә була, бигрәк тә яшь кешегә. Эш шартлары бик яхшы: бөтен нәрсә автоматлаштырылган, кул хезмәте бөтенләй юк диярлек. Безнең җитәкчебез Риф Имамов бик алдынгы карашлы кеше, заман белән бергә атлый. Хуҗалык соңгы еллар эчендә күп үзгәрешләр кичерә: заманча җиһазландырылган савым заллары сафка басты, токымлы терлекләр кайтартыла. Эшлим дигән кешегә бөтен яклап уңайлыклар тудырылган. Хезмәт хакы яхшы, аны вакытында түлиләр. Социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Мохтаҗ кешегә торак белән ярдәм итәләр. Үз сәламәтлегең турында кайгыртыйм дисәң, ярты бәягә санаторийга юллама алып була. Мин үзем яңа гына Чаллы шәһәренең профилакториенда ял итеп кайттым. Әле тагын берничә көн ялым калды, эшкә чакырттылар шул, чыгарга туры килде. Чөнки малларны җәйге лагерьдан фермага күчерү вакыты. Миннән башка сыерларымны кем күчерсен? – ди Елена Гәрәева.
Елена Степановна алдынгы сыер савучы булу белән беррәттән бик яхшы хуҗабикә дә. Ире Илкам белән алар уллары Илнурны тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә әби-бабайның юанычы булып оныклары Арина үсә. Гәрәевларның үз бакчалары бар, җәй көне алар анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Кечкенә Арина да җәй буе әбисе-бабасы янына кайта, аның шәһәргә китәсе дә килми, ди әбисе. 
– Быел бакчада уңыш бик мул булды, – дип сөйли Елена ханым. – Минем яраткан шөгылем – яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән төрле кайнатмалар, кышка салатлар ясау. Помидор-кыярларны махсус рецепт белән тозлыйм, ташкабактан икра ясыйм, слива уңды быел, алардан да компотлар капладым, хәтта әстерхан чикләвеге белән варенье да кайнаттым. Ирем гөмбәче булгач, күп итеп гөмбә тозлыйм. Әле быел беренче тапкыр кишерне дә маринадлап карадым. 
Чыннан да, хуҗабикә-нең базы туп-тулы, анда нинди генә банкалар юк. Аларның һәрберсенә күпме хезмәт, күпме тырышлык кергән. 
Елена ханымда заман хатын-кызларына хас күп сыйфатлар бар: хезмәтендә алдынгы, менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан тормыш иптәше, баласы өчен җан атып торучы ана, оныгына ягымлы әби. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X