Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кул эшләрем – күңел бизәгем

Мерәс авылына баргач кул эшләре остасы Фәридә Әшрәфуллинаның күргәзмәсен күреп, сокланып кайткан идек. Без аннан иҗат җимешләре турында язып газетага да җибәрүен сорадык. Фотоларга карасаң, чыннан да сокланырлык! Күпме осталык, көч, вакыт һәм теләк кирәк бу матурлыкны тудырырга. Карый китсәң, мондый осталарыбыз авыл саен, һәрберсенә барып җитеп кенә булмый. Андыйлар турында, газета укучыларыбыз, үзегез дә язып җибәрә аласыз. Ә бүген сезнең игътибарга Фәридә ханымның хатын тәкъдим итәбез.

«Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар.
Мин Мөслимдә туып-үскән кыз. Мәктәптә укыганда хезмәт укытучысы Ниса Хак кызы безне хатын-кызга кирәкле барлык эш төренә дә өйрәтте. Мин гомерем буе шул укытучыларыма рәхмәтле булдым. Тегү дә тегәм, бәйләргә дә яратам, тәмле ризыклар пешерергә дә аптырап тормыйм, тегү машинам ватылса, аны рәтлим дә, майлыйм да. Элек киемнәр дефицит чакларда кызларыма күлмәкләр, улыма костюмнар тегеп кидерә идем. Үземә күлмәкләр, итәкләр тегеп кидем. Шуңа күрә мин мәктәптә технология белемле укытучылар кызларны, егетләрне кирәкле эш төрләренә өйрәтергә тиеш дип саныйм.
Мин үзем гомеремне балалар тәрбияләүгә багышладым. 24 ел Мерәс авылының «Салават күпере» балалар бакчасын җитәкләдем. Бәйрәмнәргә костюмнарны гел үзем тектем. Шул костюмнар белән «Балкыш» фестивалендә дә, телевидениедә дә катнаша идек. Кул эшләре белән гомерем буе мавыктым. Бәйләргә бик яратам. Кызларым Эльвира белән Эльмира да үземә охшаган, хезмәт сөючән. Бәләкәйдән ук бар эшне дә белеп үстеләр. Бәйләргә бик яраталар. Икесенең дә туган көннәренә тегү машинасы бүләк иттек. Үзләренә кирәкне үзләре тегәләр. Улыбыз Илдар Минзәлә педколледжын тәмамлады. Әтисе белән күп төрле техника иҗат иттеләр. Машинага сыешлы итеп мотоциклга хәтле ясадылар. Балаларым өчесе дә Тукай районы авыл җирлекләрендә төпләнеп калдылар.
 Элек бер-беребездән өйрәнеп башмаклар, бияләйләр, шәлләр бәйли идек. Үзем белгән бизәкләрне коллегаларыма, авылдашларыма да өйрәтергә тырыштым. Минем әбием белгән һөнәреңне башкаларга өйрәтсәң, савабы күп булыр ди торган иде.
Хәтерлим, берничә ел элек Иске Дөреш авылында Тукай көне уздырырга әзерлек бара. 
Шунда минем Габдулла Тукай әсәрләренең персонажларын әзерлисем килеп китте. Бәйрәмгә кечкенә күргәзмә оештырдым. Шул күргәзмәм минем Ташкичү авылында, Иске Абдул мәдәният йортында да, «Гөлчәчәк» балалар бакчасында да, Мерәс авылы клубында да да булып кайтты.
Хәзер инде интернет бар. Шуннан карап мендәр тышлары бәйләдем. Интернет-магазиннан алмазлы чигүләр дә кайтартам. Эш төгәлләнгәндә шундый матурлыкка үзем дә сокланам. Ул эшләрдән үземә күңел рәхәте алам. Балалар бакчасында эшләгәндә район, республика күләмендәге конкурсларда актив катнаша идек. Мактау кәгазе алмыйча кайтмадык. Балалар бакчасы участогын да башка бакчалардан аерылып торырлык итеп бизи идек, матур чәчәкләр авылның бизәге була иде. Күңелемдә йөрткән башкарыласы эшләрем күп әле. Барысын да тормышка ашыра алсам ярар иде дип телим».

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X