Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Куяннар «короле» - Арсений

Яңа елны каршы алырга бер атна вакыт калып бара.

Халык чыршысын бизи, шәһәр һәм авыл урамнарында кардан, боздан ясалган төрледән-төрле сыннар калкып чыга. Аларның шактые киләсе 2023 ел символы – куянга багышланган. Ниләр китерер икән безгә ул шаян, җитез елы? 


«Куян ул муллык, байлык, йорттагы иминлек билгесе», – ди Иске Җирекле авылында яшәүче Арсений Ермолаев. Һәм ул үзенең ни сөйләгәнен бик яхшы белә. Чөнки унҗиде яшьлек әлеге мөләем һәм тыйнак егет укудан буш вакытын шул озынколакларны тәрбияләүгә багышлый. 

Француз бәрәне һәм башкалар
Арсений куян үрчетү белән ике ел элек шөгыльләнә башлаган. Үзенең таныш яшьтәшләренең, дусларының куян тотуларын күреп ул да кызыксынып, әти-әнисеннән куян алдыра. 
– Беренче куянны без күрше Түбән Суыксу авылыннан алып кайттык. Хәзерге вакытта аларның башы 50гә якын инде. Араларында «Французский баран», «Фландер», «Полтавское серебро», «Бургундия» һәм башка токымлы куяннар бар икән. 
Алай гына да түгел, Арсений һәм аның сеңелләре: 12 яшьлек Лиза һәм 5 яшьлек Ульяна яраткан куяннарына исем дә кушканнар. 
–  Иң яраткан куянымның кушаматы «Гуччи». Ул әнә теге, кара төстәге куян, – дип сарайда йөгереп йөрүче озынколаккка бармак төртә егет. – Тагын бездә Ослик, Бараш, Рыжик, Коко, Маша, Белоснежка дигәннәре бар. Алар кулга өйрәнгән, тыныч холыклылар, – дип өстәп тә куя. 


Куяннарның туны да, ашказаны да йомшак
Әлбәттә, һәр терлекне асраган кебек үк, куян үстерүнең дә үзенчәлекләре, үз катлаулыклары бар. Арсений Ермолаев аларның һәммәсе турында бик яхшы хәбәрдар. Чөнки аның әби-бабайлары да куян үрчеткәннәр һәм егет кечкенәдән үк барысына да алардан күреп өйрәнгән. Ә белмәгәнен исә интернет челтәреннән, махсус китаплардан табып укыган, колагына киртләп куйган. 
– Куяннарның туны гына түгел, ашкайнату системасы да бик йомшак, аерым игътибар сорый. Бер көнне аларга бер әйбер, икенче көнне икенче ризык биреп, рационнарын кисәк кенә үзгәртергә ярамый. Чөнки моның аркасында алар үләргә дә мөмкин, – дип сөйләде куяннар хуҗасы. 
Аннары, Арсенийдан куяннарны нәрсә белән ашатуы, аена аларга чама белән күпме ризык киткәнен дә сораштырам. Бер ай эчендә озынколаклар бер-ике капчык арпа, катнашазыкның төбенә төшәләр, аның белән бергә шактый гына печәнне дә чәйниләр икән. Моннан кала вакыт-вакыт алар яшелчә-җимеш белән дә сыйланалар. Шулар арасынңда кишер, кәбестә, җәйге чорда кыяр һәм яшел үлән – куяннарның яраткан азыгы булып кала бирә.  

«Эт-песи кызык түгел»
– Улым кечкенәдән үк хайваннарны ярата, алар янында кайнаша иде, – дип сүгә кушыла егетнең әнисе Лилия ханым. – Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң ул Чаллыдагы автомеханик техникумына, ветеринария белгечлегенә укырга керде, – диде ул.
Арсений белгечлек буенча әле беренче елын укыса да, аның планнары зурдан. Киләсе ел җәендә эш практикасын кайда үтәсен дә ул әллә кайчан уйлап куйган. Аннары укуын тәмамлагач та егет эшләргә һәм яшәргә дип, авыл җиренә кайтырга ниятли. 
– Күпләр ветеринарга укып диплом алалалар да, шәһәрдә, шәхси клиникаларда эшли башлыйлар, эт-песи ише хайваннарны дәвалыйлар. Миңа исә бу кызык түгел. Миңа күбрәк авыл хуҗалыгында эшләү кызыктыра, ошый, – дип елмаеп куя Арсений Ермолаев. 
Аннары без тагын куяннар темасына әйләнеп кайтабыз. Егет ана куяннарның елына ничә тапкыр куян китерүләре, кечкенә куяннарны олыларыннан аеру, бу хайваннарның яңа токымлысын сатып алып, башларын арттыру һәм калганы турында бәйнә-бәйнә, яратып сөйли. 
«Яңа 2023 ел – куян елы бит. Синеңчә бу ел ничек киләчәк һәм безнең газета укучыларына, райондашларга ни теләр идең ?» – дигән сорау бирдек без Арсенига , кайтыр юлга чыкканда. 
– Яңа елның тыныч, яхшы вакыйгаларга бай буласына өметләнәм. Ә куян бит ул муллык, йортта иминлек билгесе. Димәк, киләсе елның да шушындый матур, бәрәкәтле киләсенә ышанып яшик. Теләкләргә килгәндә һәммәсенә дә исәнлек-саулык, якыннарының яннарында булуын, бәхетле яшәүләрен телим. Яңа ел төкле, җиңел аягы белән килсен, – диде ул.   

Арсений Ермолаевның токымлы куяннары арасында район, Чаллы шәһәре куян тотучылары арасында сирәк очрый торган токымлы куяннары да бар икән. Мәсәлән бу «французский баран» дигән токым. Бу куяннарның авырлыгы 5 килограммга кадәр җитә, ә колаклары 40 саниметрга кадәр озынлыкта була.   
 
Алсу Тимерханова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев