Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җирлек үз хуҗалыгым кебек кадерле

Авыл хуҗабикәсе. Үз җирлеген гөлләр бакчасы итү турында хыяллана ул. Матурлык ярата. Җирлектә яшәүчеләрне туганнары кебек якын күрә. Аның үзен уңганлыгы, тырышлыгы, бигрәк тә ихласлыгы һәм эчкерсезлеге өчен ихтирам итәләр. Сүзебез Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина турында. Әңгәмәбез дә аның белән. 

– Гөлнара Сәүбәновна, бер кеше дә бала чагында авыл җирлеге башлыгы булу турында хыялланмыйдыр, әйе бит? 
– Юк, билгеле. Минем дә уемда да юк иде. Апам Гөлнур җитәкче урыннарда – совхоз директоры, аннары авыл советы рәисе булып эшләде. Мин аның хезмәте нидән гыйбарәт икәнен күреп-аңлап, бер дә кызыкмадым. 

– Шулай да алынгансыз. Икеләнүләр булдымы? 
– 2016 елның 26 апре-лендә җирлек башлыгы булып сайлангач, икеләнү-ләремне иң беренче килендәшем Гөлсинәгә белдердем. Ул алдыма куелган бурычны бик гади генә итеп аңлатты: «Үз өеңнең хуҗасы, бала-ларыңа әни булган кебек бит инде ул, масштабы гына икенче», – диде. Шул көннән соң биш ел вакыт узды. Җирлек хәзер үз хуҗалыгым кебек кадерле. Кешеләр дә туганнарымдай якын. 

– Ә менә яңа сайланган авыл җирлеге башлыгы эшкә үзлегеннән өйрәнергә тиеш буламы? 
– Без өч елга бер мәр-тәбә махсус курслар үтәбез. Аның беренчесенә мин әле бер нәрсә дә аңламый гына барып кердем. Ә өч елдан соң әзерләнеп бардым, инде сораулар биреп, җаваплар алып, аңлап укыдым. Файдасын да күрдем. 

– Иштирәк кызы булгач, Сезгә үз авылыгыз бигрәк тә якындыр. Башка авылларда яшәүчеләр көнләшмиме? 
– Җирлектә моңарчы өч авыл иде. Мартыштан кешеләр күченеп бетте, авылның статусы да алыначак. Ә Аулаш кешеләре игътибар җитми дип дәгъва белдерә алмаслар, чөнки без бар кешене тигез күрәбез. 

– Иштирәк авыл җир-легендә яшәүчеләр – кемнәр алар? Ничек тормыш алып баралар? 
– Эре җитештерү предприятиесе юк безнең җирлектә. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, авыл җирлеге башкарма комитетыннан тыш, эшләр урын да юк диярлек. «Закиров» крестьян-фермер хуҗалыгы бар, тик ул да зур түгел. Безгә ТАНЕКО якын, эшсезлектән шул коткара. 

– Халыкның холкын да беләсездер, аны бер-ике сүз белән билгеләргә кирәк булса, ни дияр идегез? 
– Без бердәм һәм тату. Район «Ак калфак» Бөтен-дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул иткәндә мин моны бигрәк тә аермачык күрдем. Кунакларны каршы алырга бөтен авыл белән әзерләндек, өлкәннәр дә читтә калмады. Җирле халык бер-берсенә карата ихтирамлы, үзара килешеп яшибез. 

– Авылда җанлылык бигрәк тә укытучылар, тәрбиячеләр, клуб хез-мәткәрләре активлыгыннан тора. Сездә дә шулаймы? 
– Әйе. Мәктәп директоры, балалар бакчасы мөдире, китапханәче, клуб мөдире, режиссерыбыз, сәнгать җитәкчебез, ике авылның да фельдшерлары, ветераннар советы рәисе һәм урынбасарым Эльвира Фәнилевна Кашапова – без бер команда. Эшкә тотынганчы, алдан җыелып киңәшләшәбез. Беркем дә җаваплылыктан курыкмый. 

– Ә иң ышанычлы таянычыгыз?
– Тормышымда да, эшемдә дә төп терәгем – балаларым һәм туганнарым. Улым Раил белән кызым Динарага үземә ышанган кебек ышана һәм таяна алам. Туганнарыма да еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Без алты бертуган: дүрт абыем, бер апам бар. Бикләндә яшәүче Сәлмән абыйның уены-чыны белән: «И апаем, энең лесник, сеңлең председатель булмасын икән», – дип әйткәне бар-барын, тик барыбер гозеремне үтәми калганы юк. Җиңгәм җирлек бәйрәмнәренә бик тәмле итеп, үзе генә белгән рецепт белән коймак пешерә – бу инде традиция хәзер. Шулай бер гаилә булып яшибез, мин моңа бик сөенәм.

– Туганнарыгыздан тыш та ярдәм кулы сузучылар бардыр бит? 
– Эшмәкәр, җирлек советы депутаты Егор Федорович Демидов бик булыша. Ул минем мәрхүм ирем Рамилнең дусты, бәлки шуның хакына да сүз тыңлыйдыр. Шулай ук авылдашыбыз, эшмәкәр Флүр Сафуанович Әхмәтшинның җирлеккә ярдәме тия. Соңгы ике елда Равил Лотфуллаевич Миңнехуҗин ташланган җирләрне эшкәртеп, икмәк үстерә, моны күреп авыл кешеләре дә куана. Без ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да бик рәхмәтле. 

– Сезне халык белән эшләгәндә кызыклы алымнар куллана дип ишеткәнем бар. 
– Махсус уйлап утырганым юк, кайвакыт үзен-нән-үзе килеп чыга инде. Эшли генә башлаган вакыт иде әле, ул чактагы район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев: «Гөлнара, чүплегеңне чистарт», – дип кисәтү ясады. Чүплек барын белә идем, әмма ул мин күзаллаганнан күпкә зур булып чыкты. Балаларымны алып төшеп җыештырып карадым, бетерерлек түгел. Эшмәкәребез Егор Демидов трактор белән ярдәм итте, рәтләп куйдык. Бераздан күрәм, тагын шул урынга чүп түгеп киткәннәр. Аптырагач: «Чүп түкмәгез! Мин күрмим, Ходай күрә! – Гөлнара.» дип яздым инде. Шул вакыйганы халык арасында хәзер дә кызык итеп сөйлиләр. 

– Башлаган эшегез Сез теләгәнчә килеп чыкмаса, кәефегез кырыламы? 
– Кәефем бик китә, елаган чак та була. Тынычлангач ук өр-яңадан тотынам да барыбер башкарып чыгам. 

– Истәлекле даталар, бәйрәмнәр ел саен кабатлана. Аларны билгеләп үткәндә бертөрлелектән качу авырмы? 
– Минем өчен авыр түгел, чөнки команда бик көчле, фантазияләре бай. Кешенекеннән үзгәрәк, яхшырак, матуррак булсын – минем девиз шундый. 

– Җирлек башлыклары арасында конкурентлык сизеләме? 
– Булса да, сәламәт конкурентлык кына. Ярышып эшләүче бар икән, ул бит шәхсән үзе кемнедер узып беренче булу өчен түгел, ә җирлекне алга чыгару өчен тырыша. 
Без, җирлек башлыклары, бик тату коллектив булып эшлибез. Шушы коллективка килеп кушылган көннән үк миңа Фәридә апа Әгъләҗеваның ярдәме бик тия. Төпле, акыллы киңәшләр бирә, ул миңа остазым кебек. 

– Авылларның килә-чәге турында хыялыгыз? 
– Мин матурлык яратам. Ә матурлык ул төзеклек белән чисталыктан башлана дип беләм. Җирлегебездәге үзгәрешләр күзгә күре-нерлек: мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, администрация бинасы төзекләндерелде, Аулашта фельдшерлык пункты ачылды. Үзара салым хисабына янгын сүндерү депосы төзелде. Яшьләр, балалар актив, бәйгеләрдә катнашалар, шуңа күрә алар өчен шартлар булдырасы килә. Спорт мәйданчыгы бик кирәк, хоккей кортын зурайтасы иде. Ә хыялдагы авыл ул гөлбакчага тиң: асфальтланган юллар, яшеллеккә күмелгән, чәчәкләргә төренгән төзек матур йортлар һәм корылмалар булып күз алдына килә. 

– Гөлнара Сәүбәновна, хыялларыгызның чынга ашачагына ышанасызмы? 
– Мин үзем бар кеше дә матур итеп яшәргә омтыла дип уйлыйм, һәм шуңа күрә авылларның киләчәген дә матур итеп күрәм. 

 

Гөлнара Гарифуллинадан каз каклау рецепты 
Гөлнара ханым – каз каклау остасы. Казларны көннәр көзгә авышкандарак сатып алып ашата, симертә. Көзен, шартын китереп, апа-җиңгиләрне җыеп, каз өмәсе үткәрә. Аннары түшкәләрне тозлап каклый. 
Каз түшкәсенең эчен-тышын бик әйбәтләп, озаклап тоз белән ышкырга. Эченә тоз тутырып, түшкәне калын кәгазь өстенә салырга. Тышын да мөмкин булганча тоз белән каплап, кәгазьгә төрергә. Өстеннән киҗе-мамык тукыма белән тагын бер кат әйбәтләп төрергә һәм салкынча урынга элеп куярга. Төргәкне язгы кояшлы көннәр җиткәч кенә сүтәсе. Түшкәне юып, җилләтергә элеп куярга. Көздән тозланган каз Сабан туена әзер була. 
Бер казга ике кап эре тоз алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев