Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гаиләләре белән авыл хуҗалыгы тармагында

Мерәс авылында яшәүче Сәйфуллиннар гаиләсе – бөтен барлыкларын авыл хуҗалыгы тармагына биргән кешләр. Бу гаиләдәге ир-атлар барысы да туган җирләре кырларында иген үстерәләр. Ата-бабадан калган һөнәрне алар буыннан-буынга тапшырып, җир сулышын тоеп яшиләр.

Мәсәлән, гаиләдә иң өлкән кеше булган Рәсим абый турында балачактан кырдан кайтып кермәде дип сөйлиләр. Аның комбайнчы эшендәге стажы 50 елга якын. Әле бит ул бүгенге заманча техникада түгел, ә уңайлыклары әлләни булмаган комбайннарда. 
Рәсим Тәкыевичның улы Азат һәм Илгиз дә, һич икеләнмичә, әтиләренең эшен дәвам иткәннәр, үз гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаганнар. Илгиз әфәнде 20 елдан артык йөк машинасында йөрсә, Азат Рәсим улы бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның алыштыргысыз инженерына әверелгән. Хуҗалыктагы барлык техника, барлык механизм аның карамагында. Яратып, булсынга дип эшли, диләр аның турында хуҗалыкта. Азат Рәсим улы шушы предприятиедә инде 30нчы урып-җыю сезонын уздырган.
Нәсел дәвамчысы – Азат әфәнденең олы улы Раил дә быел, урак башлануның беренче көннәреннән үк үзенең комбайнын иярләп, кырга чыкты. Раил штурвал артына мөстәкыйль рәвештә өченче елын утыра, моңа кадәр биш ел ярдәмче булып эшләгән.
– Басу-кырларда игеннәр шаулавы ишетелә башлагач, күңел тизрәк кырга ашкына башлый. Игеннәрне тизрәк суктырып, амбарларга урнаштырасы килә. Безне бит кечкенәдән үк уңышны әрәм-шәрәм итмәскә, икмәкне кадерләп яшәргә өйрәттеләр. Шәһәрдә торып белем алганда туган авылны, комбайн штурвалы артындагы эшемне сагынам, – ди Раил.
Раил бүген Казан дәүләт аграр университетының өченче курсында белем ала. Сәйдәшев исемендәге предприятие белән килешү нигезендә ул махсус стипендия алып укый. Укуын тәмамлагач, хуҗалыкка эшкә кайтачак. 
– Авыл хуҗалыгы табыш чыганагы гына түгел – яшәү рәвеше, тормыш фәлсәфәсе дә ул. Улларыма да шуны сеңдерергә тырышам. Аларны кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләү, үзем белән йөртеп иген кырларына ияләштерү шул максатны күздә тота, – ди Азат Рәсимович.
Тәҗрибәле комбайнчылар янында Сәйфуллинар династиясенең тагын бер дәвамчысы – Азат әфәнденең кече улы Флюр дә мәш килеп йөри. Әтисе белән абыйсына ул быел урак өстендә ярдәм итәргә чыккан. Флюр быел сигезенче сыйныфта укый, киләчәктә ул үзен шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрергә тели. Кечкенәдән әле әтисе янәшәсендә, әле абыйсының комбайнында утырып йөргән Флюр, яше җитеп, техника йөртергә таныклык алу мизгелен түземсезлек белән көтә.
– Ул инде комбайнның һәр детален яхшы белә, ремонт вакытында да ярдәме зур безгә. Улымның җитди кыяфәт белән комбайн тирәсендә йөрүен күзәтү әйтеп бетергесез горурлык хисе уята, анда да бу тармакка мәхәбббәт уята алуыма куанып бетә алмыйм, – ди Азат Рәсим улы.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Арча районында узган «Хезмәт кешесен данлыйбыз» бәйгесендә Флюр «Иң яшь комбайнчы» номинациясендә җиңү яулаган.
Әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү җиңел түгел. Аеруча урак чорында. Сәйфуллиннар, караңгы төшеп, техника артында тузан күренми башлаганчыга кадәр эшләргә күнеккән. Бу чор – алар өчен ару-талуны белми торган вакыт. 
Шушындый авыр, әмма олы хөрмәткә лаек хезмәт башкаручы ир-атларны өйдә көтеп каршы алучы, кайнар ашлар пешереп торучы, өс-башларын тәртиптә тотучы, гаиләгә наз бирүче Ләйсән ханым турында да әйтми булмый. Көннәр буе басудан кайтмый эшләгән ир-егетләрне тәрбияләү олы сабырлык, изге күңеллелек сорый. Ә андый сыйфатларны Ләйсән ханым үзендә күпләп туплаган. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов бөтен гомерләрен туган җиргә багышлаган, хезмәтләрен намус белән башкарган Сәйфуллиннар гаиләсенә мактау грамотасы тапшырды. Аларга киләчәк көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тормышлары шатлык-сөенечләр белән тулып торуын, табыннары һәрчак мул булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев