Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Фәрит Гатауллин: «Ышанычны акладым»

Район басу-кырларында урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итә. Бүген иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында. Һәрбер гектрадан 63 центнер икмәк алалар. Моңа агротехник чараларны төгәл үтәү, югары җитештерүчәнлек, кооперативны тотрыклы үстерү белән ирешелә. 

Икенче яктан, бу, һичшиксез, үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләренең уртак, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә.
«Ирек» җитештерү кооперативында бөртекне орлыкка дип үстерәләр. Киптергечләр аркылы үткәргәндә орлыкның тиешле сыйфаты югала. Шуңа игеннәрне теземнәргә салып, табигый шартларда җилләтәләр. Чапкычта эшләүче механиза-торларның үзләренә йөкләнгән эшне тиешен-чә башкаруыннан күп нәрсә тора. Орлыкка салыначак бөртек яхшы сыйфатлы булсын өчен тиешенчә кибәргә тиеш. Хуҗалыкта бу эшнең чын остасы булып Фәрит Гатауллин санала. Ул җиденче сезонын «Макдон» чапкычы белән игеннәрне ура. «Быел да иң беренче булып басуга ул керде», – ди кооператив җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев. 
Фәрит Гатауллин тумышы белән Башкортстаннан. Әмма үзен тулы хокуклы Оргыды авылы кешесе дип хис итә. Ул биредә 1993 елдан бирле яши. Белеме буенча фрезер станогында эшләү белгече. «Үзгәртеп кору чорында гаиләбез белән Чаллыга күченеп килдек. Торыр урын юк, заводта хезмәт хакы түбән. Шәһәрдә бәхет эзләмик дип, явылга килеп төпләндек», – дип искә ала Фәрит Гатауллин.
Авылга кайтуга ук 27 яшьлек Фәрит әтисе Хәмит белән «Ирек» хуҗалыгына эшкә урнаша. «Әти токарь булып урнашты. Мин баштарак машина белән ягулык материаллары ташыдым. Аннары эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйдым. Тракторда да эшләп алдым. Аннары, 15 елга якын, КСУ чыпкычы белән кукуруз урдым», – ди Фәрит Гатауллин.
Бу гаилә бер елга якын кечкенә вагонда яши. Фидакарь хезмәт ияләрен хуҗалык җитәкчелеге тиз ара күреп ала. Перспективалы эшчеләргә ярдәм йөзеннән яңа йорт төзеп бирәләр. Механизатор бу йортта хатыны Сәкинә һәм ике кызы белән рәхәтләнеп яши.«Хуҗалыкта хезмәт-не бәяли беләләр. Нинди генә сорау белән кермә, беркайчан да кире борып чыгарганнары булмады. Хуҗалык җитәкчесе кешелекле. Кирәк чакта төзү материалы белән дә, малларга печән, техника белән дә ярдәм итәргә әзер», – ди Фәрит Гатаулллин. 
Хуҗалыкка 7 миллионлык яңа «Макдон» чапкычы кайткач, аны алдынгы механизатор Фәрит Гатауллинга ышанып тапшыралар. «Дөресен әйтим, мондый җаваплылыкны үз өстемә алганда бераз курыктым. Эшли башлагач, яңа комбайнның өстенлеген аңлап алдым. Чит ил техникасы кешегә уңайлы итеп ясалган – бөтен эш автоматлаштырылган», – ди ул. Җиде ел эчендә чапкыч бер тапкыр да ватылмаган. «Фәрит Гатауллин әлеге техника белән сак эш итә, эшен пөхтә итеп башкара», – ди Рөстәм Хаҗиев. Фәрит Гатауллин дустына әйләнгән чапкычны көздән үк яхшылап кышлатуга кертә, яздан тагын бер кат ремонтлый. «Техника кулдан-кулга күчеп йөрергә тиеш түгел. Бер генә хуҗасы булса ул таушалмый да, ватылмый да», – ди Фәрит Гатауллин.
«Макдон» чапкычы 7 шәр метр араны урып теземнәргә салып бара. Мондый зур комбайнда эшләү өчен нык игътибарлы булу сорала. «Техниканың ургычы киң – астына берәр нәрсә керергә мөмкин. Шуңа да һәрвакыт уяу булырга кирәк, алны да, артны да, тирә-якны да көн дәвамында күзәтергә кирәк», – ди механизатор. 
Ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңышлы килде дип исәпли механизатор. «Үлән арасы коры, техникага туфрак иярми. Уңыш быел да мулдан. Карагыз әле, теземнәре колач җитә торган түгел – калын, саллы», – дип сөенә ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев