Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Баш агроном

Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе. 

Районда эре хуҗалыкларның берсе булган «Чаллы яшелчәсе»нә Газинур Нурхәмәтов чагыштырмача күптән түгел – моннан дүрт ел элек килеп урнашкан, әмма аның бөтен тормышы җирдә эшләүгә багышланган. Хезмәт юлын ул 1987 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агрономлыкка укып чыкканнан соң Яңа Чишмә районының «Красный Октябрь» хуҗалыгында башлаган, аннары «Рассвет» дигән күмәк хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән, фермерлык тәҗрибәсе дә бар. 
Агроном кыш көне нишли? Шушы сорауны бирми калып булмый, чөнки «агрономның эше җайлы, кыш буе ял итә» дигән фикер һаман да саклана әле кайберәүләрдә. Ялгыша андыйлар. Эш рәте белгән агроном кышкы мәшәкатьләрен санап бетерә алмый. Газинур Мәүлет улы да тезеп китте: «Хуҗалыкта эш ел дәвамында көне-төне бара. Көз көне җыеп алган орлыкларны яз көне чәчәр өчен кыш буе әзерлисе бар. Орлыклар аерым саклана, кушылмасын өчен тырышабыз. Чистартырга, калибрларга, үз стандартына туры китерергә кирәк. Апробация үткәрелә. Яңа елга чыгуга, язгы чәчү чорына эш планы төзибез. Картограмма буенча чәчүлек орлык күләмен, ашлама микъдарын исәпләп куябыз, шуның буенча ашламасын кертәбез. Җирне алдап булмый, анда нәрсә җитмәве билгеле булырга тиеш, шуңа күрә һәр биш ел саен туфракка анализ ясарга кирәк була. Бөртеклеләрнең ничек кышлаганын күреп өйрәнү, булачак уңышны чамалау өчен басудан арыш яки бодай уҗымының «монолит»ын алып үстереп карыйбыз. Февраль җитүгә, техниканы әзерләргә тотынабыз. Тиздән ашлама юллап алып кайту, орлык бүлеп кую кебек эшләргә керешәчәкбез. Язгы кояш карый башлап, кар эреп бетәр-бетмәс басуга йөри башлыйсың...» 
Сүз дә юк, югары уңыш алу өчен бик күп шартларның үтәлүе кирәк. Үз эшен белүче, тырыш белгечкә ия булу – шул шартларның берсе һәм бу нисбәттән «Чаллы яшелчәсе»нең агрономнан уңуы бәхәссез. 
Күңел биреп эшләү өчен шәхси тормышың җайга салынган булу мөһим. Газинур Нурхә-мәтов бу яктан язмышына рәхмәтле: «Авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр өчен салынган йортларның берсендә яшибез. Әзер өйгә килеп кердек, җылы, якты, бөтен уңайлыклары бар. Бирегә урнашуыбызга дүрт ел үтеп китте. Хуҗалыкта ун ел эшләү шарты белән бирелсә дә, йорт-җиребезне, бакчабызны беренче көннәрдән үк үзебезнеке итеп карап тотабыз. Шундый мөмкинлек тудырылуына сөенеп яшибез», – дип шөкер итә ул. 

/ Фото Газинур Нурхәмәтовтан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X