Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Атларга ихтыяҗ кимеми

Авылларда ат асрарга ашкынып тормыйлар, диләр хәзер. Гомер-гомергә ат җигеп көн күргән татар халкында әлеге традиция югала бара. Элегрәк авыл кешесе бөтен дөньясын ат белэн көтсә, бүген аларны техника алыштырды. Шөкер, Тукай районында бу затлы малкайлардан бөтенләй үк ваз кичмәделәр. Районнын авыл хужалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген 22 хуҗалыкта ат тоталар, аларда барлыгы 700 баш ат исәпләнә. Токымлы атлар үрчетүчеләр дә, ат итеннән төрле ит эшләнмәләре житештерүчеләр дә бар. Югары Байлар авылында яшәүче фермер Азат Адиев үз утарында 4 ел инде атлар тота.

Югары Байлар авылы – ат асрау өчен бик тә унайлы урын. Табигате матур, болыннары жәйрәп ята, сулыкларга бай.Адиевларның хужалык биләмәләренә килеп кергәндә, атларның кырда утлап йөргән вакытларына туры килдем. Атлар ике төркемгә бүленгән. Берсендә – язын колыннарга тиешле буаз бияләр, аналары янәшәсендә алты айга кадәр үсә торган колыннар һәм ике айгыр. Икенче утарда – 1,5 яшькә кадәрге тайлар. Барлыгы – 50 баш. Алар авыр йөк токымлы. Хужа фикеренчә, асраган малыңнын холкын белү бик тә мөһим. 
– Атны акыллы хайван, дим мин. Алар шулкадәр сизгер, хәтта кешенең ни уйлаганын да аңлый. Алар белән тупас кыланып кара – сиңа шундый ук җавап бирәләр. Алар хуҗаларын таныйлар, тавышны ишетүгә, пошкыра-пошкыра яныңа ашыгалар. Ә сезне әлегә ят итәләр, – дип, атлары белән таныштырды Азат Адиев.
Адиевлар атларын сыйфатлы ризык кына ашатып тәрбияли. Ат итен Тукай районы авылларыннан килеп алалар икән. Малларны тере үлчәүдә алучылар да бар.
– Күпләп атлар тотып, үз биләмәңдә ашлык үстергән очракта гына ат асрау үз-үзен аклый. Ат итенең килограммы 260 сумнан йөргән чорда ашлык сатып ала башласаң, чыгымнар керемнәрдән артып китүе дә ихтимал, – ди хуҗа. 
 – Әти-әниләр гомер буе мал асрап яшәде, шуның белән аякка басты, безне үстерде. Мин дә гаилә эшен дәвам итәргә булдым. Кемгәдер эшләп йөргәнче, үз көнеңне үзең күрү кулайрак бит. Бөтен тырышканың үзеңә. Өстәвенә, яраткан шөгыль – яраткан малларың – ди ул, канәгать елмаеп.
Атлардан кала, Адиевлар гаиләсе мөгезле эре терлекне дә күпләп асрый. Барлыгы 14 баш. Шуның 11е – савым сыерлар. Көненә бер сыердан 15 литрга кадәр сөт савалар. Югары Байлар авылы халкы юньләп мал тотмый хәзер. Күпләр сөтне Адиевлардан ала.
Үз хуҗалыгында Азат әфәнде хуҗа да, эшче дә. Хатыны Дилүсә белән икәүләп малны да ашаталар, асларын да чистарталар, савалар да.
 16 гектар пай җирләрендә фермер малларга ел әйләнә ашлык, печән үстерә. Җирне эшкәртү өчен үзләренең техникалары бар. Тик, елдан-ел ишәя барган терлекне туйдыру өчен бу җир генә җитми. Азатның тагын 100 гектар җир алу теләге бар.
Узган ел Азат Адиев үз акчасына ашлык склады җиткергән һәм атлар сараеның түбәсен япкан. Алга таба мөгезле эре терлек өчен шушы авылда урнашкан ферманы сатып алуны планлаштыра.
Адиевлар гаиләсе, ат үрчетү өчен 2014 елда эш башлаган фермер буларак, 1 миллион 200 сум күләмендә дәүләт гранты откан булган. Бүген хуҗаларның сөтчелек тармагын да үстерү теләкләре бар. Моның өчен тагын дәүләт грантына исәп тоталар.
– Мәшәкате күп булыр, әллә никадәр документ җыярга кушарлар дип курыкмыйбыз, тәвәккәл булу мөһим. Якын арада тагын та ишәербез, дигән өметтә без, – ди хуҗа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев